Материалы

Тормышка фәлсәфи карашлы рәссам

последние и лучшие новости искусства в мире

9-1019нчы февральдә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә җирле рәссам Эдуард Сәфәр улы Тушаковның 70 яшьлек юбилее уңаеннан “Кырык еллык иҗат” дип аталган картиналар күргәзмәсе ачылды. Тубыл районы, Меримы авылында туган рәссам күп картиналарын туган якларына багышлап иҗат итә. ”Туган ягым”, “Меримка таллары”, ”Меримка юртысы”,”Туган илем. Әти”, “Иртеш буе. Кичке кояш”, “Тубыл елгасы”, “Иртеш елгасы. Көнбатыш” һәм башка картиналарында Эдуард Сәфәр улы туган ягына булган чиксез мәхәббәтен чагылдыра. Омск шәһәре педагогия институтының сәнгать–графика факультетында укыган, Ташкент, Тубыл сәнгать мәктәпләрендә укытучы булып 30 елдан артык хезмәт иткән Эдуард Сәфәр улының күп картиналары нәкъ бу елларны языла.

67 майлы буяу белән язылган картиналарында тамашачылар табигатьнең матурлыгын, үзенчәлеген күрә алдылар. Безне тирән уйга калдырган, милли темага язылган иҗат эшләре рәссамның хисләрен аңлатты. Кунаклар авторның иҗатына бәя биреп, фикерләре белән уртаклаштылар. Эдуард Тушаков картиналары турында үзе чыгыш ясады. ”Дөньяны без төрлечә кабул итәбез. Һәр картинаның үз язмышы. Алар минем балаларым сыман. Минем язмышымда чагылыш тапкан, тирән эз калдырган мизгелләр йөрәк, күңел аркылы буяулар белән киндер тукымасына төшә. Сәнгать мәктәпләрендә, пединститутның сәнгать һәм графика факультетында укыткан студентларым белән әле дә аралашам. Укучыларымның имтихан биргән вакытлары еш исемә төшә. Аларның уңышларына сөенәм”, - дип укыткан елларын искә алды. Аннары килгән кунаклар рәссамны юбилее белән котладылар, бүләкләр тапшырдылар. Ил язмышы, тарих, милли, дини тема, пейзаж, натюрмортлары, акварель белән язылган картиналары турында мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеева, күп еллар сәнгать мәктәбе җитәкчесе булып эшләгән Зоя Сидорова, тарих фәннәре кандидатлары - Гөлзифа Бакиева, Юрий Квашнин, шагыйрә Галия Абайдуллина, “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина, коллегасы Мөнир Колмәмәтов, туганнары рәссамны котлап җылы теләкләрен юлладылар, үзләре кичергән хисләрен авторга җиткерделәр. Шагыйрәбез Эдуард Сәфәр улына багышлап иҗат иткән шигырен укыды. Танылган оста, сөяктән сыннар кисеп Тубыл шәһәрен дөньякүләм таныткан Минсәлим Тимергазиевның мәгънәле чыгышы тамашачылар күңеленә хуш килде. Коллегасын котлап җылы сүзләрен ул күргәзмәдәге картиналар турында әйтте. Эдуард Тушаковның картиналары Казан, Уфа, Төмән, Тубыл һ.б шәһәрләрдә оештырылган күргәзмәләрдә катнаша. Төрле юнәлештә иҗат иткән рәссам РФнең “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен” билгесе белән бүләкләнә. Эдуард Сәфәр улы бу очрашуны югары дәрәҗәдә оештырган себер-татар мәдәният үзәгенә, чараны оста алып барган Рузалия Корманалиевага, җырчы Хәсән Хучашевка, коллегаларына рәхмәтләрен белдерде. Гали Сәитов авторлыгында эшләнгән якташыбыз өчен кадерле картиналары исемлеге, фотосурәтләре кертелгән каталогны кунакларга бүләк иттеләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума