#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Уникум. Бөек шәхес. Чын педагог...”

последние и лучшие новости искусства в мире

10-2Бу сүзләрнең барысы да “Төзүче” милләтләр мәдәнияте сараенда аның “Туган як әдәбияты” исемле тулыландырылып бастырылган яңа китабын тәкъдим итү кичәсендә чын мәгърифәтче, РСФСРның мәгариф отличнигы, Россиянең һәм Татарстан Республикасының журналистлар союзлары әгъзасы, Бөек Ватан сугышы ветераны, берничә китап авторы Люция Бәдретдин кызы Хәбибуллина хөрмәтенә әйтелде. Өлкә татар мәдәнияте көннәре кысасында үткән чарага тел, әдәбият яратучылар, укытучылар, иҗтимагый хәрәкәттә актив катнашучылар, Люция Бәдретдин кызының кызлары: Рушания һәм Лилия, туганнары килгәннәр иде.

Кичәне Акъяр мәдәният һәм ял үзәге директоры Фирдания Ихсанова алып барды. Ул Люция Хәбибуллинаның тормыш һәм хезмәт юлы, иҗади эшчәнлеге, уңышлары турында сөйләде. Чыгышы арасында өлкәбез үзешчәннәренә, шигырь сөйләү осталарына сүз бирде. “Милли моңнар” ансамбле, Наҗия Хәкимованың җырлары, Клара Кучковская, Хәлил Вагайлының шигырьләре, Ришат Акбалинның курайда башкорт көйләрен, Гөлзифа Нигъмәтуллинаның думбрада уйнавы, җырлавын кунаклар хуш күреп каршы алдылар. Ул арада авторны чын күңелдән тәбрикләү сүзләре дә яңгырап торды. “Себеремдә милләтемне җанландыра татар теле турында китапларыгыз”, - диде әле күптән түгел шигырьләре белән укучы күңелендә урын яулый башлаган Хәлил Вагайлы. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов, Төмән шәһәре Думасы депутаты һәм шәһәр себертатар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин, филология фәннәре кандидаты Максим Сәгыйдуллин, кичәнең хуҗабикәсе Люция апаның энесе Фатыйх хәзрәт Гарифуллин, Акъяр мәчете имамы Әмир Балдин, укытучылар коллективы исеменнән Чулпан Качаева, Мәскәү кунагы, язучы Мәхмүт Абдуллин, Шыкчалылар исеменнән Хәмдия Кызылбаеваның котлау сүзләрендә ихтирамга лаек педагогик хезмәт ветеранына хөрмәт, аның иҗатын югары бәяләү, аның белән горурлану, рәхмәт хисләре чагылды. Алар тагын да киләчәк буын өчен зур әһәмияткә ия яңа китаплар язуын теләп, чын талант иясе, уникум булуын, аннан үрнәк алуларын, бу китапның методик әсбап кына түгел, энциклопедия булуын билгеләп үттеләр. Ә озак еллар Акъяр мәктәбендә эшләгән укытучы Алсу Кәримова: “Элек без татар телен һәм әдәбиятын 4-5әр сәгать укыта идек. Нәкъ шул вакытларда Люция Бәдретдин кызының китабы ярдәм итә иде. Ул анда әсәрләрне биреп кенә калмый, тасвирлый, анализлый, бәяли. Практик яктан көчле педагог ул”, - дип сөйләде.

Люция апа Хәбибуллина “Туган як әдәбияты” китабының эчтәлеге белән таныштырды, аны бастыруда зур көч куйган ярдәмчеләренә рәхмәт сүзләрен юллады. Тагын да бу китапның гел тулыланып торуын, яшьләр үзенең эшен дәвам итүләрен теләде.

- Өлкәбездә 20 гасырның соңгы унлыгы яңарыш чоры булды. “Яңарыш” газетасының барлыкка килүе дә өлкә тормышына үзгәрешләр кертеп җибәрде. Газета эшчәнлегендә Азат Сәгыйтовның роле зур. Иҗади кешеләргә үз эшләрен күрсәтү өчен алыштыргысыз басмага әверелде. Шул елларда бу иҗади көчләрне җыеп, Азат Гыйззәт улы “Әдәби Төмән” иҗат төркемен тергезеп җибәрде. Аның әгъзаларының әсәрләре газета битләрендә басылып торды. Әдәби, мәдәни байлыгыбызны җыеп, өйрәнеп, барлап, билгеле бер тәртипкә салып, китап итеп бастыру зарурлыгы туды. Һәм 2002 елда “Туган як әдәбияты”ның 2 томлыгы басылып чыкты. Туган як әдәбиятын өйрәнү әдәбиятны тирәнрәк аңларга, аның тормыш белән бәйләнешенә төшенергә, туган төбәкне танып белергә, укучы балаларда патриотик, эстетик, әхлакый тәрбия бирергә ярдәм итә”, - дип сөйләде. Бер китап итеп туплау нәтиҗәсендә әле әзерләнеп куелган берникадәр материалның төшеп калуын да белдерде.

Люция Бәдретдин кызының саф һәм бай татар телендә сөйләвен бертавышсыз сокланып тыңладык, аның кебек үз туган телен белүче, чиксез яратучы, халкы өчен фидакарь хезмәт итүче акыллы, зыялы шәхесләрнең аз булуы гына күңелгә борчу сала.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836