Материалы

“Яшьләргә зур рәхмәт”

последние и лучшие новости искусства в мире

Бу көннәрдә редакциягә Түбән Тәүде районы, Эске авылында яшәүче хәбәрчебез Рәхимҗан Муллаков килеп, шатлыклы вакыйга белән бүлеште. Чугунаево мәдәният йортында “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы  Ялутор районы, Сәел авылы мәдәният йорты артистлары белән бергәләп “Туган авылым” программасы белән концерт куйган.

- Концерт авылдашлар өчен зур бәйрәм булды. Олысы-кечесе мәдәният йортына агылды, чын күңелдән ял иттек. Чараны оешманың җитәкчесе - моңлы тавышлы егет Фәрит Корманов “Аллага шөкер!” җыры белән ачты, ул моннан башка да күп җырлар башкарды. Әлфинур Латыйпова, Регина Речапова, Дания Латыйпова, Елена Калина, Гүзәл Хәлилова, Рузалия Нуруллина һәм башкалар бик күп чыгышлар  бүләк иттеләр. Аннары авыл яшьләре өчен Tatar Party - дискотека уздырдылар. Ерак юлны якын итеп концерт белән килүләре өчен өлкә татар яшьләренә зур рәхмәт. Инде киләчәктә  Талымхан авылының “Күңелле Янтык”, Шыкча авылының “Шытыр-шатыр” төркемнәренең концертларын карар идек. Мөмкинлекләре булса безнең якларга да килсеннәр иде, - дип Рәхимҗан абый сөйләде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума