Материалы

Җырлар очраштырды халкыбызны

последние и лучшие новости искусства в мире

9-12Татар мәдәнияте көннәрендә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә җырны, моңны үз иткән, татар халык ансамбле исемен яулаган “Дуслык” ансамбленең концерты узды. Шәһәр тамашачылары артистларның һәр чыгышларын алкышлар белән каршыладылар. Халкыбызга якын булган халык җырлары “Өй артымда шомыртым бар”, “Урам көе”, ”Олы юлның тузаны”, “Герман көе”, “Сандугач күгәрчен”не тамашачылар бергә кушылып җырлап утырдылар. ”Үзебезнең җирле авторларның җырлары яңгыравы күңелгә якын булды. Булат Сөләйманов сүзләренә, Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар иҗат иткән “Ак канатлы аккошларым кайта”, Рөстәм Русин көе, Клара Кучковская сүзләренә иҗат ителгән “Төмән – газиз калам” җырларын яратып тыңладым.

Халык җырларын кечкенә вакыттан беләбез. Бу җырлар онытылмый. “Дуслык” ансамблен телевизордан карап белә идем. Аларның Тубылга килүләрен ишетеп концертка махсус килдем. Бик матур концерт булды. Мин аларны югары профессиональ җырчылар дип әйтер идем”, - диде янымда утыручы Хәрбилә апа Сабитова. Концертта һәркем үз тавышы белән җырлады. Талантлы җырчылар Эльмира Абдразакова, төрле бәйгеләрдә катнашып лауреат исемен яулаган Гөлсем Хәйруллина һәм ансамбль башкаруындагы җырлар тамашачылар күңелендә җылы хисләр калдырдылар. Оста җырчы, алып баручы Мөнирә Җамалетдинованың һәр чыгышы шигъри юллар белән үрелеп барды. Татар халык көйләренә гармунда тезмә башкаручы Әсмабикә Мирхәйдаровага, ансамбль җитәкчесе Хәким Мирхәйдаровка Маслау авылыннан килгән РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, Тубыл шәһәренең “Яшьлеккә сәяхәт” ансамбле җитәкчесе Роза Яхина рәхмәт сүзләрен юллап, иҗади уңышлар теләделәр, күчтәнәчләрен тапшырдылар. Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева Төмән кунакларын чын татарча милли ризыклар белән әзерләнгән чәй табынына чакырды. Татар мәдәнияте көннәре татар җырларына, туган телебезгә мәхәббәтне, дуслык күперен ныгытты.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума