Материалы

“Дуслык” ансамбле концертлары

последние и лучшие новости искусства в мире

12-6Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәренең ачылу тантанасын 27 ел өлкәдә татар халык җырларын башкарып, милләттәшләребезгә горурлык хисе, рухи байлык өстәп торучы, ике мәртәбә “Татарстан – Яңа гасыр” каналының  “Җырлыйк әле” тапшыруында катнашкан, 2014 елда “Рубиновый микрофон” шәһәр фестиваленең Гран-приена лаек булган “Дуслык” халык җыр ансамбле быел да үзенең матур чыгышлары белән башлап җибәрде. Аннары Каскара һәм Ямбай авылларында концертлар куйдылар. Бу ике авылда да халык аларны көтеп алып, һәр чыгышларын ялкынлы алкышларга күмделәр.

Рәхәтләнеп ял иттергән ансамбль кызлары һәм җитәкчеләре 2015нче елда иң яхшы музыка, театр һәм рәсем сәнгате әсәрләре өчен В.Муравленко исемендәге өлкә премиясенә лаек булган Әсмабикә белән Хәким Мирхәйдәровларга зур рәхмәтләрен әйттеләр. Концерт тәмамлангач та, тамашачылар таралырга ашыкмадылар, алар ансамбльнең бай тарихы, киләчәккә планнары, гомумән, яраткан җырчыларының һәркайсысы турында күбрәк мәгълүмат алып калырга теләделәр. Якташларының кунакчыллыгын хуш күргән Хәким Барый улы һәр авылда аерым чыгып, ансамбль тормышыннан кызыклы хәлләр сөйләп, тамашачыларны көлдерде. Ул коллективның сөенечле яңалыклары белән дә бүлеште. “Бу көннәрдә “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге җитәкчесе Гөлнара Кәримова белән директор Людмила Лосевага безгә репетицияләр уздырыр өчен махсус бүлмә сорап кергәч, ул безнең мөрәҗәгатебезгә уңай җавап бирде. Соңгы елларда безне үз канат асларына алган  “Орфей” мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтовага, хезмәткәрләренә зур рәхмәт белдерәбез. Биредә без рәхәтләнеп эшләдек. Тик җырчыларыма ике-өч автобуска утырып йөрисе авыррак булды. Хәзер инде шәһәрнең үзендә булгач, җиңелрәк булыр дип уйлыйбыз. Яңа җирдә номерларыбызны яхшырак кабатлап, өйрәнеп алгач, авылларга концертлар белән  чыгарга планлаштырабыз. Ансамбльнең 30 еллыгын лаеклы каршыларга тиешбез, бары тик Аллаһы Тәгалә генә сәламәтлегеннән аермасын иде, ә эшләргә бездә теләк тә, көч-дәрт тә җитәрлек әле ”, - дип сөйләде. Менә шундый эре һәм нык адымнар, уңышлар, халык мәхәббәте, Ходай фатыйхасы белән “Дуслык” ансамбле үзенең олуг юбилеена таба юл ала.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума