#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хөрмәтнең олысы Хатын-кызларга

последние и лучшие новости искусства в мире

12-7Халыкара Хатын-кызлар бәйрәмендә Төмән шәһәренең Кырынкүл мәктәбендә укучылар тарафыннан концерт куелды. Таш бинаның актлар залы халык белән тулы иде. Бәйрәмнең сәбәпчеләре – шат йөзле әниләр, әбиләр, апалар булдылар. Концертны Хатын-кызлар бәйрәменең тарихын, сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләп укучылар ачтылар. Педагог-оештыручы, музыка укытучысы Гөлниса Хөсәенова җитәкләгән гитарачылар ансамбле “Әни” җырын башкарды. Кызлар, Гөлниса Рифгать кызы аерым үзе дә оста итеп гитарада уйнап берничә җыр җырладылар. Кристина Кулик, Резидә Кирамова, Диана Бикмуллина, Маша Григорьева әниләрен, әбиләрен, әтиләрен дә узган Ватанны саклаучылар көне белән котлап гитарада уйнап җырлар башкардылар.

Башлангыч сыйныфлар укучыларының, мәктәп хезмәткәрләре балаларының, оныкларының бүләк иткән шигырьләрен әниләр, әбиләр бик яраттылар. 

12-88 сыйныф укучылары - Динар Катаргулов белән Руслан Тузмөхәммәтов һәр чыгыш арасында әйтемнәр, шигырьләр, өзекләр сөйләп концерт программасын бизәделәр. Зөлфия Хамраева кызыклы итеп Резидә Вәлиеваның “Әбине жәлләп кенә” шигырен сөйләгәнендә, егетләр такмаклар җырлаганнарында тамашачылар чын күңелдән көлделәр. Кече һәм югары бию төркемнәре төрле биюләр белән концертны ямьләндерделәр. Мәктәп директоры Алевтина Зиннәтула кызы Манкаева чараның төп оештыручысы Гөлниса Рифгать кызына, концертка килүче хатын-кызларга рәхмәт әйтте, бәйрәм белән котлады.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836