#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Киндерледә

последние и лучшие новости искусства в мире

9-612нче февральдә регионда иң беренчеләрдән  төрки телле халыкларның “Таң йолдызы” XXV өлкә балалар иҗаты фестивале һәм “Халык сәнгате” VI үзешчән сәнгать иҗаты бәйгесенең Түбән Тәүде районы сайлап алу туры Киндерле авылында узды.

Чарада Кыскыркүл, Киндерле, Тарман, Канчәбер, Бухтал, Канаш, Чугунаево авыллары үзешчән аристлары катнаштылар. Мәдәният йорты фойесында Кыскыркүл, Канчәбер, Киндерле, Бухтал, Тарман авылларының декоратив-кулланма сәнгать, милли ашлар  күргәзмәләре оештырылды.

Өлкә татарлары Конгрессының мәдәният департаменты директоры Вәлимә Ташкалова Төмәннән төрле татар китаплары алып килгән, аларны милләтәшләребезгә бүләк итеп бирде. Кыскыркүлдән Гөлнур Дәүләтшинаның рәсемнәре игътибарны җәлеп итте. Берничә рәсемендә  бүре сурәте, Себернең күркәм табигате чагылган. Аларга озак карап торсаң, рәссамның никадәр талантлы булуын, иҗатында уй-кичерешләрен ачып салганлыгын, матурлыкны ни рәвешле  тасвирлый белүен күрәсең һәм сокланасың. Чугунаеводан керәшен татары Ольга Хучәхмәтова әбисеннән калган милли костюм белән  килгән. Аягына ак чолгау чорнап өстеннән чабата кигән.

Чараны Киндерле мәдәният йорты хезмәткәрләре - Фирүзә Булатова һәм Айсылу Исакина алып бардылар. Түбән Тәүде районы хакимияте башлыгы Валерий Борисов һәм өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин сәхнәгә күтәрелеп, халыкны бәйрәм белән котладылар. Алып баручылар бәйгеләрнең жюри составларын игълан иттеләр.

9-10“Таң йолдызы” бәйгесе Киндерле балалары башкаруында  Габдулла Тукайның  “Туган тел” гимны белән ачылды. Чыгышлар җыр-хор жанры, корал, халык-биюләре  жанры, фольклор, нәфис сүз номинацияләре буенча барды. Әлмир Гафуров (Тарман) оста итеп гармунда “Ай, былбылым” җырын башкарды. Сабый балага коралда уйнап, берүк вакытта җырлау җиңел түгел, егет сынатмады. Резидә Гыйльфанова (Киндерле) сугыш темасына багышланган “Әбиемә хат”, Айгөл Дәүләтшина “Алма хәленә калма” (Кыскыркүл), Алинә Әхтәриева “Әбием васыятьләре” (Киндерле), Ленар Төлмәтов “Җыр керсен күңелгә”(Кыскыркүл), Диана Абдразакова “Туган як” (Тарман), Жанна Илчебакиева “Күбәләгем” һәм башкалар моңлы, көчле тавышлары белән җырлар башкардылар. Киндерленең “Бәйрәм”,  Кыскыркүлнең “Звездочка” бию төркемнәре, Чугунаеводан  Алсу Калбаева, Канашның нәни биючеләре биюләр бүләк иттеләр. Ленар Төлмәтов белән Илзирә Фазлуллина мөнәҗәт сөйләделәр. Арина Әхәтова Муса Җәлилнең “Вәхшәт”, Лиана Галеева Ирек Махияновның “Исәнмесез, исәнмесез, дуслар”, Ринат Алеев Булат Сөләймановның “Китүләре бик авыр икән”, Әминә Дусмөхәммәтова Әхмәт Ерикәйнең “Туган ил” һәм башкалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр.

Төшке аш вакыты җиткәч, балаларны мәктәптә тукландырдылар. Оештыручылар Түбән Тәүде районы мәгариф идарәсенә, мәктәп коллективына укучыларга ашау-эчүне оештырулары өчен рәхмәтләрен белдерделәр.

Бәйгене “Киндерле кичләре” ансамбле Әбүзәр Миннебаев гармунда озатуында “Каз канаты”, “Бир син, Ходаем” җырлары белән дәвам итте. Эске авылыннан килгән Рәхимҗан Муллаков һәм Ольга Хучәхмәтова “Керәшен татары җыры”н күңелле башкардылар. Бухталның Римма Хәйруллина “Эх, бу күңел дигәнең” җырын матур итеп җырлады. Эльвира Голубева мандолинада татар җырларына поппури  уйнады. Канашның нәни балалары сәхнәгә тезелеп сыбызгыда чуваш көен уйнадылар. Түбән Тәүде авылы татар хатын-кызлары “Зөбәрҗәт” ансамблен оештырганнар.  Эльвира Голубева дәртле тавышы белән “Киек казлар” җырын башкарды. Кыскыркүлдән Җәлил Кәримовның гармунда татар көйләренә поппури ясавын тамашачылар дәррәү кубып алкышладылар. Гөлнур Дәүләтшина сәнгатьле итеп Кыскыркүл авылы турында үзе иҗат иткән шигырен сөйләде.

9-9Тарманның “Саз” этнографик төркеме себер татар  телендә “Пыслау” дигән (авыруны дәвалау) сәхнәләштерелгән күренеш күрсәтте. Монда төрле ырымнар, халык ысулларын, “әпләтүләр”, әфсеннәр кулланып хастага сабышкан ханымны дәваладылар. Залда утыручылар арасында чын күңелдән көлмәгән кеше калды микән? Артистларның талантларына шаккаттык.

Кыскыркүл авылы фольклор төркеме себер татарлары телендә “Аулак өй” күренешен тәкъдим итте. Бер кызның ялтырак калай белән тышланган сандыгында ниләр генә юк! Аннан бигрәк нәфис чигүле әйберләр чыкты. Кыскыркүл артисларының чыгышын да якташларыбыз бик яратып карадылар.

Киндерленең “Киндерле” фольклор төркеме “Кич утыру, йон тетү” күренешен күрсәттеләр. Хатын-кызлар тырышып сарык йонын тетәләр, шул арада биеп тә алалар, такмаклар, әйтемнәр, табышмаклар да әйтәләр.

 – Оештыручыларга, катнашучыларга, аларның  җитәкчеләренә, ачык йөз белән каршы алган киндерлеләргә зур рәхмәт. Тарман авылыннан Жанна Илчебакиева булачак “йолдызчык”, аны Төмәнгә  гала-концертка чакырабыз. Кыскыркүлдән  Ленар Төлмәтевка бераз әзерләнергә кирәк, киләсе елга зур уңышларга ирешәчәгенә ышанабыз, - диде өлкә татар автономиясенең башкарма директоры Тимергали Сәлим улы Мирасов. Декоратив-кулланма сәнгать номинациясе буенча беренче урын - Киндерле, икенче – Тарман, өченче – Кыскыркүл авылларына бирелде. Ж.Илчебакиева - беренче, Л.Төлмәтов – икенче, А. Дәүләтшина өченче урыннарга лаек булдылар.

9-7Түбән Тәүде районы хакимиятеннән  дипломнарны Эльвира Голубева барлык катнашучыларга тапшырды. “Бәйрәм” бию ансамбле беренче, Ринат Алеев икенче, Зөһрә  Абдразакова  өченче дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Алсу Айтбаева “Сөйкемле” дипломы белән бүләкләнде.

Вәлимә Сәгыйть кызы беренче дәрәҗәдәге дипломга “Саз”, икенчегә – “Киндерле”, өченчегә – Кыскыркүлнең фольклор төркемнәре лаек булуын белдерде. Әбүзәр Миннебаевка Вәлимә ханым вокал композиция өчен икенче дәрәҗәдәге дипломны тапшырды. “Саз” һәм “Киндерле” төркемнәренә, Эльвира Голубевага Төмәндә узачак өлкә фольклор фестиваленә чакыру булды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836