#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Сандугачлар төрле телләрдә сайрадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

9-813-14нче февраль көннәрендә Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә «Себер сандугачы» 2нче ачык фестивале үтте. Бәйгедә 11 яшьтән алып 60 яшькә хәтле булган 50гә якын төрле милләт җырчылары халык һәм эстрада җырлары номинацияләрендә  ярыштылар. Бәйге шәһәрнең танылган хореографы Мөнәвәрә Андрущик  җитәкчелегендә  әзерләнгән “Халык бердәмлеге” биюе белән башланды. Берсеннән-берсе матур, моңлы, үзенчәлекле җырлар яңгырады. Жюри әгъзалары тамашачылар күңеленә кереп калырлык җырлар башкаручыларның иң яхшыларын  сайлап алдылар.

Аларның чыгышлары гала концертта тамашачылар игътибарына тәкъдим ителде. Төрле милләт халкын якынайткан, берләштергән гала концертка балаларның әти-әниләре, укытучылары, шәһәр тамашачылары да килгәннәр иде. Халык җырларын саклаучы, пропагандалаучы үзешчән җырчыларның чыгышлары алкышларга күмелде. Төрле телдә башкарылган җырлар, милли костюмнарның зәвыклылыгы, матурлыгы концерт программасына ямь өстәде. Чараның тантаналы өлешен дәвам итеп, алып баручылар Диана Кирьянова белән Лариса Насыйбуллина жюри әгъзаларын җиңүчеләрне котларга сәхнәгә чакырдылар. Казаклар җыр ансамбле җитәкчесе Лилия Дмитриева, “Ләйлә” гаилә ансамбле җитәкчесе Зәкинә Арангулова призлы урыннар яулаучыларга лауреат дипломнары, статуэткалар тапшырдылар. ”Халык җырлары” номинациясендә кече яшьтәге катнашучылар арасында 1нче дәрәҗәдәге лауреат дипломы белән Айтадж Гумбатова (җитәкчесе  Вәлия Бакиева) булды, 2нче дәрәҗәдәге диплом Айдар Ниязовка (Наҗия Хәкимова) тапшырылды. Өлкән яшьтәге катнашучылардан Светлана Слинкина 1нче, Хәсән Хучашев 2нче дәрәҗәдәге лауреат дипломнары белән бүләкләнделәр.

Эстрада җырларын башкаручы  кече яшьтәге балалар арасында  1нче урынга Элеонора Оганнисян (18 мәктәп, укытучысы Римма Хәбирьянова) лаеклы булды. Урта яшьтәгеләр арасында Тәнзилә Мортазина, Айгөл Корбанова, Динара Әбсәламова, Лариса Җәлилова, Илдус Галиев, Хөсәен Корманалиевның чыгышлары аерылып торды. Гран-при статуэткасы һәм дипломын шәһәр мәдәният һәм туризм комитеты урынбасары Елена Распопова эстрада җырларын башкаручы Элеонора Оганнисянга тапшырды. Зәкинә Арангулова бу проектның авторы Риналь Абдрахмановны җылы сүзләр белән искә алды. Ул  ПАТП оешмасы һәм “Титан” сәүдә йортыннан махсус призлар тапшырды, авыллардан килүчеләргә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Искиткеч матур чыгышларга бай булган мәдәни чара оешкан рәвештә, матур, саллы үтте.  

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836