Материалы

Түгәрәк өстәл артында

последние и лучшие новости искусства в мире

11-9Өлкә татар мәдәнияте көннәре кысаларында Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә татар телен, гореф-гадәтләрне, йолаларны  саклау турында сөйләшү өчен милләттәшләребез чираттагы чарага җыелды. Түгәрәк өстәл артында чыгышларны бу чараны оештыручы филология фәннәре докторы, профессор, Төмән дәүләт университеты тюркология үзәге директоры, өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең мәгариф һәм фән комиссиясе җитәкчесе Хәнисә Алишина алып барды. Төмән өлкәсе имам-ахуны Зиннәт хәзрәт Садыйков һәм Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеев тәбрикләүләрендә өлкә дин әһелләре өчен хәзер укулар квартал саен үтәчәген, Люция Хәбибуллинага шундый зур хезмәте өчен олы рәхмәт сүзләре ишеттек.

Хәнисә Чәүдәт кызы башкарылган эшләргә җентекләп нәтиҗә ясады, өлкәбездә, аерым энтузиаст укытучылардан тыш, бөек шагыйрьләребез Муса Җәлил һәм Габдулла Тукай юбилейлары зурлап билгеләп үтелмәвенә борчылуын белдерде. “Без үткән ел татар иҗтимагый хәрәкәте башлануның 25 еллыгын билгеләп үттек. 1990 елның декабрендә Булат Сөләйманов җитәкчелегендә себертатарларының беренче корылтае булган иде. Хәзер фән, мәгариф, сәнгатьтә үсеш барганда без тукталып, ниләр башкарылган, тагын да нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләшергә җыелдык. Өлкәбездә 150ләгән милләт яши, 113 милли иҗтимагый берләшмә, 211 дини оешма бар. 30 төбәк һәм җирле милли татар оешмалары эшли. Алар эшчәнлеге белән милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты җитәкчелек итә. Хөкүмәт, җирле үзидарәләр, иҗтимагый милли оешмалар көче белән татар телен, гореф-гадәтләрне, традицияләрне саклауда чиксез күп эш алып барыла. Бүгенге көндә дәүләт милли политикасы аеруча зур әһәмияткә ия. Бу эшләрнең берникадәре милли оешмаларга тапшырылган. Өлкәдә яшәүчеләр саны буенча икенче урында торган татарлар илледән артык этномәдәни компонентлы мәктәпләрдә белем алалар, безнең ике югары уку йортыбыз, аспирантурабыз бар. Башкарылган эшләр шактый, алга планнар да зурдан. Без барлык күренекле шәхесләр дә урын алачак Төмән өлкәсенең татар энциклопедиясен булдырырга уйладык. 10 елдан бирле материаллар җыябыз. Җыентык та дөнья күрде.

Өлкәдә халыклар арасындагы дуслыкны ныгыткан өчен губернатор бүләге булуын, һәр мәктәпкә Булат Сөләймановның “Әни” китабы таратылуын теләр идек. Танылган Татарстан һәм җирле татар язучы-шагыйрьләренең портретлары кирәк безгә”, - дип сөйләде Хәнисә Алишина.

Татарстан Республикасы фәннәр академиясе галимәсе Гөлнара Габдрахманова яңа гына бастырылган “История и культура татар Западной Сибири” китабы белән таныштырды. Халидә Кирамова – Төмән шәһәренең 52нче этномәдәни мәктәбе татар теле һәм әдәбияты укытучысы “Этнокультуралы мәктәп шартларында себер-татар әдипләренең иҗатын өйрәнү” исемле докладын укыды. Аннары тарих, тел турында берничә чыгышны тыңладык, Төмән районының Шыкча, Индрәй мәктәбе укучылары авыл, мәктәпләре, үзләре турында сөйләү белән бергә, сәнгатьле итеп М.Җәлилнең шигырьләрен башкардылар. Лилия Фәизованың Тубыл районында татар мәдәниятен саклау һәм үстерү уңаеннан үткәрелгән чаралары турындагы чыгышында татар халкының 32 авылда, ә 42 сендә башка милләтләр белән бергә көн итүе турында хәбәр итте. Шунысы игътибарга лаек: Тубыл районы мәдәният үзәге хезмәткәрләре бер генә торак пунктны да сәнгатьтән мәхрүм итмиләр икән. Клубсыз кечкенә авылларда җәен урамда, салкыннарда йортларда концертлар куялар, җыр-моңга сусаган күңелләрен  баеталар. Һәм алар өчен бу матур гадәткә әверелгән, һәркайда аларны җыелышып көтеп алалар, яратып тамаша кылалар. Районда 8 мәктәптә 365 укучы 2-11 классларда туган телен өйрәнә. Вәчир мәктәбе “Диннәр мәдәнияте һәм дөньяви әхлак нигезләре” фәненең “Ислам мәдәнияте нигезләре” юнәлешен сайлавы белән мактауга лаек.

Түгәрәк өстәл артында утыручы кунакларга шагыйрьләребез Фәхриҗамал Утяшева, Сөнгатулла Бекенин, Хәлил Вагайлы матур шигырьләрен бүләк иттеләр. Диана Хәлилованың “Алар 366 иде” фильмы каралды.

Тагын да Ямбай музееның аяныч хәлдә булуы, татар мәдәниятен үстерү буенча дәүләт программасы кирәклеге, Л.Хәбибуллинаны “Төмән районы мактаулы гражданины” исемен алуга тәкъдим итү кебек фикерләр яңгырады.

Гөлнур ВӘЛИЕВА. 

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума