Материалы

Төмән шәһәре татар мәдәният үзәгендә

последние и лучшие новости искусства в мире

8-616нчы шәһәр “Таң йолдызы” балалар иҗаты фестиваленә шәһәр мәктәпләре һәм өстәмә белем бирү оешмаларыннан 120 бала килгән һәм алар 5 номинация буенча ярышып, 40тан артык номер тәкъдим иттеләр.  Аларның сәләтләренә филология фәннәре кандидаты Максим Сагидуллин җитәкчелегендә “Орфей” мәдәният йорты җитәкчесе Гөлнара Сагитова, Екатеринбург шәһәренең “Балалар сәнгать мәктәбе” балаларга өстәмә белем бирү оешмасы директоры Светлана Акимова бәя бирделәр.

Матур костюмнардан сәхнәгә чыгып баскан балалар матур җырлары, оста биюләре, төрле уен-коралларында халык көйләрен башкарып, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләре белән тамашачыларны сөендерделәр. Баларның чыгышларын караганнан соң, жюри әгъзалары фикер алышырга чыгып киткән арада, “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” (жюри рәисе - өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең башкарма директоры Тимергали Мирасов), “Түгәрәк уен” ( рәисе өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова) өлкә фестивальләренең сайлап алу туры эшен дәвам иттеләр. Олы яшьтәге үзешчән артистларыбыз да сынатмадылар, сәхнәгә беренче адым ясаучылары да булды, яңа талантлар күренде. Чыгыш ясаучыларны гына түгел, укытучылары, ата-аналарын да дулкынланырга мәҗбүр иткән мизгел килеп җитеп, җиңүчеләр исемлеге игълан ителде. 8-4Вокал буенча 12 яшькә хәтле булган балалар арасында Злата Юзиханова (татар мәдәният үзәге, җитәкчесе Г.Кәримова) – 1 урын, Милена Муллашева (татар мәдәният үзәге, Г.Кәримова) – 2 урын, Юлия Абдразакова (“Этюд”, С.Галкин) – 3 урынны яуладылар. 13-17 яшьлекләр арасында Зарина Ногманова (“Этнос”, З.Дворянских) – 1 урын, Фәнил Кәримов (Төмән сәнгать колледжы, М.Коростелева) – 3 урынга чыктылар.

Нәфис сүз номинациясендә 1 урын – Зарина Әхмәтҗанова (“Этнос”, Ә.Касыймова), Салават Нәбиев (“Этнос”, Ә.Касыймова), 2 урын – Алинә Гайнельянова (“Этнос”, Н.Гайнельянова), Резеда Кирамова (52нче мәктәп, Х.Кирамова), 3 урынны – Зөлфия Хамраева (52нче мәктәп, Х.Кирамова), Алинә Магдеева (“Этнос”, Т.Фәрхетдинова), Элина Кангазина (“Этнос”, Н.Гайнельянова) 3нче урынны бүлештеләр. Зурлар төркемендә Арина Батталовага (рәсемдә) (“Этнос”, Н.Гайнельянова) – 1 урын, Артур Алтынгузинга (Төмән районы, Ямбай мәктәбе, Д.Мамикова) – 2 урын бирелде.

Биючеләр ярышында кече яшьтәге балалар арасында 1 урынны “Аккош” бию студиясе (татар мәдәният үзәге, И.Арканова) (аскы рәсемдә) , 3 урынны “Балалар планетасы” ансамбле (“Этнос”, Н.Гаева) алдылар. Зурлар төркемендә Азалия Хәмидуллина (татар мәдәният үзәге, И.Арканова) – 1 урын, “Аккош” студиясе – 2 урын, Азиза Аугалиева (“Төзүче” мәдәният йорты, К.Аугалиева) – 3 урынга чыктылар.

Уен коралларында оста уйнаучылар дип “Илһам” (татар мәдәният үзәге, А.Семакова), Әминә Мөхәммәтова (В.Знаменский исемендәге мәктәп, Х.Орлова) билгеләнделәр. Зурлар төркемендә  Илназ Акбалин (татар мәдәният үзәге, Р.Акбалин) – 2 урын, “Әпипә” ансамбле (татар мәдәният үзәге, Е.Володина) – 2 урын, Азалия Хәмидуллина (“Гармония”, Т.Асатрян) – 3 урын алдылар.

8-5Декоратив-кулланма сәнгать буенча Екатерина Нуршина (“Этнос”, М.Мальцева) – 1 урын, ә Эвита Тимканова («Пламя», Н.Никитина), Злата Юзиханова (татар мәдәният үзәге, Л.Кондрашова), Алена Попова (52нче мәктәп, В.Нәбиева), Азалия Илчегулова ( “Этнос”, З.Мөхвәлеева), Полина Попова (“Этнос”, А.Галиева) 2нче урынны бүлештеләр, Снежана Морозова (“Этнос”, З. Мөхвәлеева) – 3 урынга чыкты. Зурлар төркемендә Азалия Хәмидуллинага (Г.Мөстәкыймова) – 1 урын, Алинә Фәйзуллинага (”Этнос”, В.Моратова) – 3 урын бирелде.

Татар мәдәният үзәге администрациясе чара барышында балаларны татлы ризык белән тәэмин иткән эшмәкәр Нуретдин Ибраһимовка рәхмәт белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума