Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
28 нче март көнне Төмән районы, Боровой мәдәният сараенда мәдәният идарәсе һәм район татар милли мәдәни автономиясе тарафыннан “Таң йолдызы” һәм “Халык сәнгате” бәйгеләренең гала-концерты зур әзерлек белән югары дәрәҗәдә үтте.
Чараны алып баручы мәдәният идарәсе баш белгече Г.Хәлитова һәм И.Әхмәтҗанов сәхнәгә хөрмәтле кунаклар: өлкә Думасы депутаты Г.Корепанов, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, район автономиясе рәисе Х.Биктимиров, район администрациясе башлыгы С.Иванованы чакырдылар. Алар катнашучыларны, килгән кунакларны бәйрәм белән котлап, мондый чаралар халкыбызның гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә зур роль уйнавын, балаларның бер-берләренең сәләтләрен күрергә, иҗади яктан үсәргә мөмкинлек бирүен әйтеп үттеләр.
Сәхнә осталыкларын арттыру, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган бу бәйгедә балалар елдан-ел бик теләп катнашалар. Алар “Вокал”, “Хореография”, “Фольклор”, “Инструменталь башкару”, “Нәфис сүз”, “Декоратив-кулланма сәнгать” номинацияләре буенча көч сынаштылар. Узган еллардан аермалы буларак, коллективлар сәхнә костюмнарына да игътибар бирә башладылар.
Җыр-бию арасында конкурсларда җиңгән иң-иңнәрнең исемнәрен әйтеп бардылар.
Һәр номинация буенча 1-3 урыннар яулаучыларга Дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырдылар.
Ә 1 март көнне I урын алучылар гала-концертта үзләрен тагын бер кат таныттылар.
Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.