Материалы

“Хуҗабикәләр”нең юбилей концерты

последние и лучшие новости искусства в мире

10-18Өлкәбездә татар мәдәният көннәренә туры китереп, Төмән районының Муллаш мәдәният йортында “Хуҗабикәләр” (“Хозяюшки”) үзешчән сәнгать коллективы үзенең 20 еллык юбилеен билгеләп үтте.

Юбилей концерты белән котларга, шатлыкларын уртаклашырга хөрмәтле кунаклар да килгән иде: өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Р.Зиганшин, район автономиясе рәисе Х.Биктимиров, Муллаш авылы башлыгы Т.Хөсәенова. Алар ансамбль җитәкчесе Валентина Петрова һәм әгъзаларына Мактау кәгазьләре һәм өлкә, район автономияләреннән Рәхмәт хатлары тапшырдылар.

Кичәне алып баручылар – шушы ансамбльгә йөрүчеләр Тәския Назметдинова һәм Сәридә Хәлиуллина бирегә килүчеләргә рәхмәтләрен белдереп, кыскача ансамбльнең тарихы белән таныштырып киттеләр.

Бу коллектив 20 ел элек Муллаш авылы сәхнәсенә Бөек Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткәндә аяк баса. Энергиясе ташып торган Муллаш авылы китапханәсе җитәкчесе Нурания Кармушева эшсез калган авыл хатын-кызларын җыеп: “Безнең ата-бабаларыбыз, авыр тормыш шартларына карамастан, бәйрәм итәргә дә вакыт тапканнар. Төшенкелеккә бирелмичә матур, күңелле итеп яши белергә кирәк, әйдәгез 9 май көненә бәйрәм ясыйк”, - дип авылдашларына тәкъдим ясый.

Шушы көннән менә инде 20 ел коллектив әгъзалары өй мәшәкатьләрен калдырып, вакытларын жәлләмичә, атнасына ике мәртәбә мәдәният йортына репетицияләргә ашыгалар. Ансамбльнең беренче оештыручысы Н.Кармушева: “Хәзерге көндә бирегә җыр-моңга гашыйк 13 кеше йөри. Репертуарыбызда: заманча, халык җырлары, шигырьләр, төрле сәхнәләштерелгән күренешләр. Без район күләмендә узган бәйге-фестивальләрдә катнашып, Мактау кәгазьләре, дипломнарга лаек булдык, призлы урыннар алабыз. Ә күз явын алырдай матур костюмнарыбызны булдыруда өлкә Думасы депутаты А.Крупинга рәхмәтебезне белдерәбез”, - дип сөйләде.

Коллегаларын тәбрикләргә килүче Салаир, Талымхан, Индрәй авыллары үзешчәннәренең, “Пышны”, “Карлыгач” балалар фольклор ансамбльләренең чыгышлары кичәне тагын да ямьләндерде.

Озак еллар халыкны сөендереп, дус-тату яшәп иҗат иткән ачык күңелле бу коллективка уңышларга ирешеп тагын да югары үрләр яулауларын телисе кала.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума