#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яркәү мәдәният йотртында

последние и лучшие новости искусства в мире

10-15Яркәү районындагы татар авылларында яшәүче сәнгатькә гашыйк милләттәшләребез һөнәрләрен күрсәтер, сәләтләре белән ярышыр өчен Яркәү мәдәният йортына җыелдылар. Аларны район мәдәният бүлеге начальнигы Наталья Антропова, Яркәү авылы хакимияте башлыгы Гөлниса Фәхретдинова, район мәгариф идарәсе начальнигы Надежда Селюнина сәламләп, эшләрендә уңышлар теләделәр. Аннары алар өлкәдән килгән җюри составына кушылып, “Таң йолдызы”, “Халык сәнгате”ндә көч сынашучыларның чыгышларына бәя бирергә билгеләнделәр. Бәйрәм чарасы Яркәү мәдәният йортының “Йолдыз” балалар фольклор төркеменең “Әбидә кунакта” дигән күренеш белән ачылды. Һәм Яркәү, Яңа Кәешкүл, Тархан, Карбан, Кызылъяр, Сәет, Шатан, Карагай, Сорокино, Бурбар һ.б. авыллардан килгән үзешчән артистлар бер-бер артлы осталыкларын күрсәттеләр.

Жюри әгъзалары үз вазифаларын башкарган арада “Бездә ятим бала юк” хәйрия фондының попечительләр советы рәисе М.Хөснетдинова чыгыш ясап, үзара мәрхәмәтле, игътибарлы булырга чакырды һәм: “Бу көннәрдә Тархан авылында янгын чыгып Бәшировлар гаиләсе олы кайгыга дучар булдылар. Без аларга хәлебездән килгән хәтле ярдәм итәчәкбез. Әмма, хөрмәтле милләттәшләр, сезгә дә мөрәҗәгатебез бар – залда утыручылар арсында төрле һөнәри түгәрәкләр җитәкчеләре бардыр, шулай ук укучыларга да шундый үтенеч - кул эшләрегезне безгә җибәрергә мөмкин, без аларны үзебез сатар идек”, - дип сөйләде.

“Яңарыш” газетасының 25 еллыгы уңаеннан үзебезнең хәбәрчеләребез, ярдәмчеләребез – Яркәү авылыннан Гөлниса Фәхретдинова, Яңа Кәешкүл авылыннан Алсу Рамазанова, Рәсимә Абдразакова, Хәчия Аитова, Әминә Кәримова, Рәхилә Уразаева, Шатан авылыннан - Асия Разметова, Кызылъяр авылыннан Фәүзия Гатауллина, Дубровное авылыннан – Зөбәйдә Минуллина, Калым авылыннан – Зөләйха Габидуллинага махсус әзерләгән бүләкләребезне тапшырдык. Алар белән аралашып фикерләрен, киңәшләрен тыңлап, киләчәктә дә милләтебезнең рухи дөньясын баетуда җиң сызганып бердәм эшләргә килештек. Аннары тамашачыларга Аслана авылыннан килгән “Тамаша” (җитәкчесе И.Бакиев) халык һәм “Нур” (И.Хөснетдинов)җыр ансамбльләре, Җәмилә Рәхимова, Илчан Хөснетдинов, Юлдаш Кәбиров, Сәрия Аликова үзләренең матур җырларын бүләк иттеләр. Шул арада жюри әгъзалары да нәтиҗәләрне игълан итәргә әзерлекләрен белдерделәр. “Таң йолдызы” конкурсында нәфис сүз остасы дип Яңа Кәешкүл мәктәбе укучысы Алим Газизов билгеләнде. Вокал буенча – Эльвира Янабаева, хореография буенча – Юлия Корманова (Кызылъяр мәктәбе) һәм халык авыз иҗаты буенча - “Тамаша” (Яңа Кәешкүл мәктәбе, Л.Абдразакова) беренче урынны яуладылар. “Халык сәнгате” ярышында җиңүчеләр исемлеге белән жюри рәисе Тимергали Мирасов таныштырды. 10-16Нәфис сүз остасы номинациясендә Розалия Александрова (Тархан авылы) җиңде. Иң оста биючеләр дип – Яңа Кәешкүл авылыннан Хәчия Аитова һәм “Калинка” (Яркәү, И.Федорова) бию ансамбле билгеләнделәр. Вокал буенча - Фатыйма Ибраһимова (Бурбар авылы) һәм “Ләйлә” җыр һәм фольклор төркеме беренче урынга чыктылар. “Фольклор” бәйгесе буенча өлкә татар Конгрессының мәдәният департаменты җитәкчесе Вәлимә Ташкалова өлкә фестивалендә катнашырга кандидатлар дип “Туган тел” (Яркәү авылы, А.Киселев) җыр ансамбле, “Чулпан” (Тархан авылы) уен кораллары ансамбле, бәетләр башкаручы Ф.Ибраһимова, декоратив-кулланма сәнгать буенча - Лилия Хәмидуллинаны сайлады.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836