#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

100 балл җыйган Даниль Азисов

последние и лучшие новости искусства в мире

29-4Тубылда кызыл аттестат һәм алтын медаль алучыларның бөтен фәннәрдән дә йомгак билгеләре бишле булган, рус теле һәм математикадан БДИ балларының 70тән түбән булмаган укучылар арасында безнең милләттәшләребез дә булды. Аларның арасында рус теленнән бердәм дәүләт имтиханда 100 балл җыйган, кызыл аттестат һәм алтын медальгә тәмамлаган Тубыл шәһәренең 7 нче мәктәп укучысы Даниль Азисовны уңышлары белән котлыйбыз. Ул - Тубыл шәһәрендә рус теленнән иң югары балл җыйган бердәнбер укучы. Даниль башка фәннәрдән дә 70тән артык балл җыйган.

Даниль - тырыш, максатчан егет, ул туган телендә дә сөйләшә, әби-бабаларының гореф-гадәтләрен дә белә. Аның уңышлары турында уку елы дәвамында да еш ишетә идек. Ул шәһәр күләмендә узган олимпиадаларда, төрле дәрәҗәдәге фәнни-практик конференцияләрдә, иҗади юнәлештә узган бәйгеләрдә актив катнаша, спорт, шахмат уены буенча ярышларда да алдынгылар рәтендә булды.

Уку елында дәресләргә әзерләнү вакытлары, имтиханнар алдында йокысыз төннәре дә күп булгандыр аның. Сүз уңаеннан, Данильнең әнисе Альбина Мөхетдин кызы Хуҗайлан мәктәбе җитәкчесе, ул да вакытында Хуҗайлан мәктәбен көмеш медаль белән тәмамлаган. Әтисе Рөстәм Самат улы Данильгә киләчәктә дә мөстәкыйль фикер йөртә белергә, дөрес карарлар кабул итәргә, максатларына ирешергә дигән теләкләрен юллады. Данильнең уңышлары, “Укуда аеруча уңышка ирешкән өчен” медале һәм кызыл аттестат алганы белән якыннары да горурланалар, сөенәләр. Данильгә үзе сайлаган югары уку йорты - Төмән медицина университетына укырга кереп, яңа белемнәр һәм һөнәр алып, тормышта уңышлы һәм бәхетле булуын телиләр.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836