Материалы

36 ел мәктәп мөдире вазифасында

последние и лучшие новости искусства в мире

33-4“Күлавылда очраган һәркем “Исәнмесез, абый!” - дип җылы итеп сәламлиләр аны. Ул – укытучы. Аның куллары, йөрәге аша авылда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы үткән. Аны хөрмәт иттеләр. Ихсан Айтбай улы Хәлидуллинның беренче укучылары бүген әби һәм бабайлар инде”, - дип башлана Лилия апа Мөхәммәдиеваның 1985 елның 7 сентябрендә Ялутор районының “Ленин юлы” газетасында бастырылган мәкаләсе. “Яраткан эшенә 36 ел гомерен багышлады, - дип дәвам итә автор. – 1937 елда Аслана колхоз яшьләре мәктәбен (ШКМ) тәмамлагач, Тубыл педучилищесына укырга керә. 3 елдан соң диплом белән Кулик авылына килә.

Бер ай эшләүгә, хәрби бурычын үтәргә - Балтыйк флотына китә. Ленинград шәһәрендәге кыска вакытлы укудан соң, электромеханик Хәлидуллинны Кронштадтка хезмәтен дәвам итәргә җибәрәләр. 1941 елның маенда аны сакчы “Коралл” корабленә машиначы-турбиначы итеп билгелиләр. Ул авыр елларда күпне күрергә туры килә, тик 41нең августында Балтыйк буе флоты корабльләренең Ригадан Кроншадтка күчүләре гомергә онытылмаслык булып истә калган. Анда “Коралл” да катнаша. Бу вакыйга “Бөек Ватан” киноэпосының 12 нче фильмында да чагылыш тапкан. Аны тыныч кына карап булмый.

Җиңү өмете белән 1945 ел да килеп җитә. Финляндия сугыштан чыккач, “Коралл” да Хельсинкидан кайтырга борыла. 15 январьда Таллинга юл тотканда, Ихсан Хәлидуллин вахтаны кабул иткәч, көчле шартлау була. Корабль бата башлый. Исән калган морякларны бозлы судан “диңгез аучылары” коткаралар.

Бер айдан соң гына Ихсан Айтбай улы госпитальдән чыга. Хәрби хезмәт 1946 елга кадәр дәвам итә. Күкрәге тулы бүләкләр белән хәрби моряк туган якларына кайта.

Хәзер инде аның корабле булып мәктәп тора. Мәктәптә ул 1982 елга кадәр эшли. Лаеклы ялга чыкканда сугышчан бүләкләренә тыныч тормышта алганнары да өстәлгән була. Алар арасында “Фидакарь хезмәте өчен” медале һәм РСФСР мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы аеруча кадерле. Ихсан Айтбай улы лаеклы ялга чыккач та җәмәгать эшендә активлыгын дәвам итә. Элек озак еллар пропагандист, цех партия оешмасы секретаре булса, хәзер “Киров” исемендәге колхозның ветераннар советы әгъзасы, мәктәп яшьләре белән эшләүдә җаваплы. Укучыларның хәрби-патриотик тәрбиясендә зур эшләр башкара”, - дип яза Лилия Әхмәт кызы.

Ихсан Хәлидуллин сугыштан “Кызыл байрак”, II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы” орденнары, “Сугышчан хезмәтләре өчен”, “Ленинградны саклаган өчен” медальләре белән кайта. Аның бүләкләү кәгазендә болай дип язылган: “1945 елның 11 январенда иптәш Хәлидуллин “Коралл” кораблендә вахтада торганда механизмнарның эшләвен күзәтә. 11.00 сәгатьтә корабль көчле шартлау тавышыннан селкенеп китә, аңа дошманның торпедасы эләккән була.

Шартлаудан машина бүлегендә пар чыгаручы трубалар аерыла, иптәш Хәлидуллин пар белән пешә һәм кыйпылчыклар белән яралана. Шуңа карамастан, килгән зыянны төзәтергә керешә. Берникадәр вакыттан аңын югалта. Аңына килеп, тагын ясарга тырыша. Бу вакытта инде сугышчан постны калдырырга дигән боерык килә. Машина бүлегеннән соңгы кеше булып чыгучы иптәш Хәлидуллин корабльдән сикерә һәм 40 минут салкын суда вак бозлар, дулкын белән көрәшә. Аннары катер белән килеп коткаралар”.

Бу батырлыгы өчен аңа “Кызыл байрак” ордены тапшырыла.

Сугыштан соңгы 36 ел гомерен туган авылы – Күлавыл башлангыч мәктәбен җитәкләүгә багышлый. Ул белем биргән балалар югарырак классларда да макталып телгә алыналар, авылдашларының хөрмәте дә күпсанлы укучылары күңелендә игелек, шәфкатьлелек орлыклары чәчеп, аларга яшәешнең асылын төшендерә белүен раслый. Ихсан Айтбай улы эштә таләпчәнлеге, яңалыкны оста куллана белүе, тырыш хезмәте белән аерылып тора. Тынгысызлыгы авылдагы бар җәмәгать эшендә дә активлыгында күренә.

Өлкәбез үсешендә якты эз калдырган Ихсан Хәлидуллин 2000 нче елда вафат була.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума