Материалы

4 гаилә яшәгән авылда да тавыш бирделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

28-4Илдә барган коронавирус афәте сәбәпле, РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча тавыш бирү үзенчәлекле рәвештә оештырылуы белән күңелләрдә озак сакланыр. Күп кеше җыелмасын, халыкка бер-берсеннән чир йокмасын өчен тавыш бирү 25 июньдә башланды. Тубыл районының сазъяк артында урнашкан кечкенә авылларда күчмә сайлау участоклары эшләде һәм урамнарда тавыш бирү оештырылды. Һава торышы һәм юл булмау сәбәпле килеп чыккан уңайсызлыкларга карамыйча, тавыш бирү чаралары авылларда да алдан билгеләнгән көндә һәм вакытында төгәл уздырылды.

30 июнь көнне Булашово авылы хакимият башлыгы Надежда Петровна Сафронова ярдәмчесе Ринат Рыханов белән Ишмәт авылына барып, тапшырылган вазифаны уңышлы башкарып кайттылар. Ишмәт авылына кышкы юл гына булу сәбәпле, аларны Булашово авылында яшәүче Фәрит Колмәмәтов үзенең болотоходында сазлыклар буйлап күлгә хәтле алып барды. Алдан килешү буенча, биредә аларны Илдар Колмәмәтов каршылады һәм кунакларны моторлы көймәгә утыртып авылга хәтле алып кайтты. Ишмәт авылына сәфәрләре турында Ринат Вахит улы: ”Бай табигатьле бу авыл бетеп баручы авыллар рәтенә керә. Биредә 4 гаилә генә яши. Җәен читтә яшәүчеләр ял итәргә, хәтем ашлары уздырып, зиратта яткан туганнарының каберлекләрен чистартырга кайталар икән. Халык фикерен алу эшен без барлык саклык чараларын үтәп башкардык. Кеше яшәгән йортка килеп, капкага шакыгач, хуҗалар чыктылар, аларга без шәхси битлек, перчатка, ручка биреп, температураларын үлчәдек. Аннары һәр тавыш бирүчедән соң әйберләрне дезинфекцияләдек. Мин, махсус белемле һәм берничә ел “Ашыгыч медицина ярдәме” бүлегендә эшләгән фельдшер буларак, апа-абыйларның сәламәтлекләре белән кызыксынып, үзләрен ничек хис итүләрен белештем. Шунысы сөенечле булды – берәү дә коронавирус чиренә хас булган билгеләрне әйтмәде. Ә Надежда Петровна кешеләрнең яшәү шартлары, проблемалары, теләк-фикерләрен белеште, сорауларга җавап биреп, кайбер мәсьәләләрнең чишү юлын карарга сүз бирде”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума