#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

50 ел бергә

последние и лучшие новости искусства в мире

29-6Алтын туй - еллар сынавына бирешмәгән олы мәхәббәтнең чагылышы ул. Ярты гасыр гомер бергә яшәү өчен кешеләргә күпме сабырлык, түземлек, акыл, өмет-ышаныч кирәк.

Төмән районы, Турай авылында яшәүче Бикия Әхәт кызы һәм Әхәт Хәзи улы Гариповлар матур гомер кичергән парларның берсе. Бер-берсенең язмышларын уртак бәйләгән көннән соң инде 50 ел гомер үтеп киткән.

1 июльдә Ямбай авылы хакимият башлыгы Дина Бурундукова Гариповлар гаиләсенә истәлекле медаль һәм Рәхмәт хаты тапшырды.

Әхәт Хәзи улы 1947 елның 8 маенда Татарстанның Алабуга шәһәрендә туган. 6 яшендә ятим калып, балалар йортында тәрбияләнгән. Мәктәпне тәмамлап, 1966 елда армия сафларына китә. Язмышы шул булгандыр – Төмән районы Новотуринск станциясенең хәрби частенә эләгә. Шофер һөнәрен алып, пенсиягә хәтле эшли. Тырышып, Рәхмәт хатлары алып хезмәт итә. 2015 елда күпьеллык хезмәте өчен «Хезмәт ветераны» исемен ала.

Бикия Әхәт кызы 1947 елның 25 августында Төмән районы, Турай авылында туа. 8 классны тәмамлап, Тубыл педагогия училищесының балалар бакчасы тәрбиячесе бүлегенә укырга керә. 1968 елда кулына таныклык алып, туган авылына кайта. Ямбай икенче балалар йортында тәрбияче булып эшли. Шулай ук рәсмиләштерү эшен бергә алып бара. Намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары алып, лаеклы ялга чыга.

Ике ялгыз йөрәк шулай бер-берсен табып, 1970 елның январь аенда гөрләтеп туй ясыйлар. Ике балалары туа. Кызлары Лариса Ямбай амбулаториясендә фельдшер булып эшли. Уллары Тимур “Газпромнефть” оешмасында хезмәт итә. Хәзерге көндә Әхәт Хәзи улы белән Бикия Әхәт кызы оныкларын карап, шатланып менә инде бергә 50 ел яшиләр.

Гөлфара ГАРИПОВА, Төмән районы, Ямбай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836