Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

70 елдан соң кайтты

последние и лучшие новости искусства в мире

8-9Һәр елны эзтабарлар отрядлары Ленинград шәһәрен коткару өчен гомерләрен биргән йөзләгән солдатның, офицерның мәетен табалар. Һәлак булучыларның туганнары сугышларда катнашучының исемнәре язылган, фоторәсемле истәлекле яңа плитәләр куялар. Рус полководецы Александр Суворов әйтүенчә: “Соңгы һәлак булган солдатны күммичән, сугыш тәмамланмый”.

Бөек Җиңүгә 75 ел тулып килә, әмма дистәләгән мең сугышчы элеккечә хәбәрсез югалган дип исәпләнә. Кыюсыз солдатларның мәетләре сугышлар барган урыннарда – урманнарда, сазларда яталар. Каһарманнарның исемнәрен торгызу өчен ел саен меңләгән эзтабар 40 нчы еллар башында ату тавышы тынмаган җирләргә “Хәтер вахтасы”на китә. Бер сәяхәт тә бушка үтми. Әмма күп очракта мәетләрне танып булмый, чөнки күпчелек начар ырым дип медальонны такмаган. Шуңа күрә, капсулалы солдатны табу – зур уңыш.

Һәлак булган, хәбәрсез югалган... Якташыбыз Сопра авыл җирлеге егете – Әптелагат Катрали улы Ниязов та алар исәбендә була. Ләкин 70 елдан соң аңа кече Ватанына кайтып исем һәм тынычлык казанырга яза.

2012 елның май аенда “Росток” патриотик тәрбия бирү үзәгеннән Чиләбе мәктәбе укучылары отряды Ленинград өлкәсе Синявинск биеклекләрендә казыну вакытында медальонын табалар.

Ә.К.Ниязов 1907 елны Кормаш (Юрты Курмаши) авылында (хәзер ул юк) колхозчы гаиләсендә туа. 1941 елның 31 августында сугышка китә. Тубыл шәһәре дәүләт архивы мәгълүматлары буенча, яуга алыну вакытында аның зур гаиләсе булган: тормыш иптәше Куймара, дүрт улы һәм бер кызы.

2012 елның 3 маенда Чиләбе курсантлары зур төркем белән үзләренең автобусларында Вагай районына килделәр. Әптелагат Ниязовның мәетен китерделәр. Сопра авылында түземсезлек белән туганнары көттеләр. Аларның күпчелеге абыйларын фоторәсемдә дә күрмәгәннәр. “Ул – минем бабаемның бертуганы, – дип сөйли Надежда Шинкович. 70 елдан соң булса да, якташлары янына туган җиренә кайтты. Эзтабар егетләр ярдәме белән тагын бер хәбәрсез югалучы исемле булды. Хәзер инде бабаебызның Ленинградны яклаганда батырларча һәлак булуын беләбез. Без аның турында аз белдек, чөнки хәбәрсез югалучылар турында совет чорында сөйләргә курыкканнар. Абыем белән апам аны яхшы хәтерли иделәр, кызганычка каршы абый үлде. Апа Төмәндә яши, каты авырый. Ул бүген килә алмады, әмма әллә ничә тапкыр шалтыратты, бик борчыла. Елый... Безнең тагын бер бабаебыз сугышта хәбәрсез югалган”.

Әптелагат Ниязовның җәсәдләрен җирләү чарасына багышланган митинг сугышта һәлак булучыларга атап салынган һәйкәл янында узды. Анда Төмән өлкәсе, Тубыл шәһәре, Вагай районы хакимиятләре вәкилләре, тирә-юнь авыллар халкы, хәрби-десантчылар, казаклар, мәктәп укучылары катнаштылар.

Тантана үткәннән соң, Сопра янындагы Егаер (Юлдаши) авылы зиратында ислам йолалары буенча рядовой Әптелагат Ниязовның мәетен җирләделәр. Каберенә “Әптелагат Катрали улы Ниязов. 1907-1942 еллар. Бөек Ватан сугышы солдатларына мәңгелек дан!” дип язылган мәрмәр плитә куелды. Плитәнең икенче ягында: “Солдатның җәсәдләре Ленинград өлкәсе Синявинск биеклекләрендә Чиләбе шәһәренең “Росток” эзләнү отряды үзәге эзтабарлары тарафыннан 2012 елның маенда табылды” дип язылган.

2020 елның 27 январенда - Ленинград блокадасын өзү көнендә Сопра авыл җирлеге ветераннары “Блокада икмәге” акциясен уздырдылар. Алар Егаер авылы зиратына барып, А.К.Ниязовның каберенә “Блокада икмәген” салдылар.

Рядовой Ниязов туган ягына орден-медальләрсез кайтты, ләкин якташлары, халкы гына тапшыра алган иң зур бүләкне – ихтирам, мәхәббәт, баш июне казанды.

Фатыйма ВАБИЕВА.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836