#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

70 нче студентлар фәнни конференциясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

18-7“Без бүген Төмән дәүләт университетында 70 нче мәртәбә үткәрелә торган студентлар фәнни конференциясенә җыелдык, - дип башлап җибәрде югары класс укучылары өчен оештырыла торган 63 нче “Тюркологиянең актуаль проблемалары: тел, әдәбият, себер татарлары тарихы” секциясе эшен университет профессоры, тюркология үзәге директоры Хәнисә Алишина. – Мин 4 дистә еллар элек беренче тапкыр әлеге чарада катнашуымны хәтерлим. Педагогика һәм психология секциясендә доклад сөйләгән көнем зур бәйрәм шикелле хәтеремдә уелып калды. Татар бүлегендә татар студентлары укыган чакта ел саен шулай бәйрәм шикелле үтә иде ул.

Хәзер инде укучыларым үзләренең укучыларын алып килә башладылар.

Бүгенге конференциянең спонсоры - өлкә татар Конгрессы президенты Нурулла Саттаров татлы бүләкләр җибәрде. Ә университет ректоры, Төмән өлкә Думасы депутаты Валерий Фальков җиңүчеләргә Мактау грамоталары әзерләгән. Башкаларга “Катнашучы” дипломы тапшырылачак. Үз темаларын матур итеп эчтәлекле презентация ярдәмендә ачыклаган укучылар алачак аларны.

Бүгенге секциябезнең төп җитәкчесе мин булам, без филология фәннәре кандидаты, Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең күп мактаулы исемнәргә лаек укытучысы, 3 тапкыр Президент грантын алуга ирешүче Гүзәлия Муллачанова белән эшләрбез”, - дип укучыларны доклад сөйләргә чакырды.

Һәркемгә кәгазь таратылды. Анда алар үзләренә ошаган 5 доклад сөйләүче фамилиясен язарга тиешләр һәм җиңүчеләр тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк.

Докладчыларның һәркайсы оста, үз эшен җентекләп өйрәнгән, тырышып әзерләнгән иде. Темалар төрле, кызыклы. 18 чыгыш арасында бары бер генә – Төмән шәһәренең 52 нче мәктәбенең 9 класс укучысы Милана Моратова (җитәкчесе Халидә Кирамова) гына татар телендә сөйләде. Ул җирле шагыйрәбез Гөлнур апа Хәйруллина иҗаты турында иде. Тагын да укучылар Россия Геройлары Рушан Абдуллин, Тимур Мөхетдинов, күренекле укытучы, күп китаплар авторы, Каюм Насыйри премиясе лауреаты Люция апа Хәбибуллина, Акъяр авылы тарихында ныклы урын алган Хатыйп абый Хәбибуллин, Тубыл шәһәренең 100 еллык тарихлы 15 нче мәктәбе, Бөек Ватан сугышы ветераннары – бабалары тормышы белән таныштырдылар. Тел, әдәбиятка кагылышлылары да шактый иде. Катнашучыларның яшьләре дә төрле, иң кечкенәләре - 2 класс укучылары да сынатмадылар.

Ябык тавыш бирү нәтиҗәсендә, катнашучылар иң яхшы доклад сөйләүче дип Төмән районы, Шыкча урта мәктәбенең 11 класс укучысы Ләйсән Әйдбаеваны (җитәкчесе Г.Муллачанова) билгеләделәр. 2 урынга Тубыл егете – 15 мәктәпнең 10 класс укучысы Семен Селезнев (Равилә Кутумова) лаек булды. 3 урын Шыкча мәктәбенең 10 класс укучысы Рузанна Фастуллинага (Г.Муллачанова) бирелде.

Шулай итеп, укучылар югары уку йорты аудиториясендә булып, фәнни тикшеренү эшләре башкарып, белемнәрен сынадылар. Берничә сәгатькә үзләрен студентлар итеп хис иттеләр. Аларга шундый мөмкинлек булдырган Хәнисә Чәүдәт кызына рәхмәтләрен белдерделәр.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836