Материалы

75 еллык яшәү марафоны

последние и лучшие новости искусства в мире

4-326 январьда, нәкъ 75 ел элек, Ялутор районы, Кактамак авылында өч сугышта катнашып исән калган Борһанетдин Хисаметдин улы һәм колхоз алдынгысы Сабидә Вәгыйз кызының зур һәм эшчән, тату гаиләсендә унынчы бала булып иң кече кызлары Факия Шакирова (Хисамова) дөньяга аваз сала.

Иң дәһшәтле һәм авыр сугыш елларында Факия әнисенең балалары һәм ил иреклеге өчен көчен жәлләмичә көн-төн эшләгәнен күреп үсә. Кактамак башлангыч һәм Аслана урта мәктәбендә 7 классны тәмамлагач, атказанган колхоз эшчесе әнисе урынында сыер савучы хезмәтен башкара.

Факия таза, чибәр һәм эш сөючән булып үсә, җыр-музыка ярата. Ул башкарган “Җидегән чишмә” җырын авыл клубында халык таң калып тыңлый.

Сөйгән ярын - 17 яше дә тулмаган кызны күрше Калмаклар авылы гармунчы егете Илдус үз йортына кәләш итеп алып кайта. Яшь гаиләдә бер-бер артлы ике егет – Фәрит һәм Дамир туалар.

Җиң сызганып икәүләп эшләүгә карамастан, нәтиҗәсен күрү бәхете алардан читләшеп үтә бара. Нәкъ шул елларда Себернең төньягында нефть өчен ил күләмендә зур көрәш башлана. Яшьләр ике балаларын күтәреп нефть үзәге Урайга юл алалар. Ләкин баш-күз ачарга да өлгермиләр, гаиләгә зур кайгы килә – тормыш иптәше вафат була.

Тормыш авырайса да, вакыт әкрен генә уза бара. Яшь балаларны үз иткән Илчан белән Факия яңа гаилә коралар һәм Караганда өлкәсенә Абайга күчеп китәләр.

Гаилә ишәя – кызлары Әлфия һәм уллары Илшат туалар. Илчан җырлап күмер кисә, ә Факия ул күмерне махсус транспорт белән җир өстенә ташый. Мул һәм тату тормышны янә кайгы баса. Уллары Дамир юл фаҗигасенә очрап, озак авырганнан соң әти-әнисен, хатыны белән баласын калдырып дөнья куя.

Шул елларда “мәңгегә тупланган Бөек ил” таркала. 22 ел туктаусыз шахтада эшләгән гаилә туган-үскән якка әйләнеп кайтырга мәҗбүр була. Тараскүл санаториена эшкә керәләр. Оста куллы Илчан Кече Акъяр авылындагы ташландык йортны курчак өе кебек итеп ясый.

Караңгы һәм салкын җир астындагы авыр эш, кайгы-хәсрәт тимердәй тазалыкны да җиңә икән шул. Илчан озак һәм каты авырып мәңгелеккә китә.

Олы яшьтә булуына карамастан, Факия апаның күңеле картаймый. Юбиляр биш оныгы һәм дүрт оныкчыгы булуына бик тә шатланып яши. Өй-курасы пөхтә, бакчасында җиләк-җимеш, гөлләр үстерә. Аш-суга да кулы оста. Туганнары, яшьлек дуслары белән даими элемтәне өзми. Күрше-күлән белән аралашып бик тә дус яшиләр. Барысы да аны хөрмәт итәләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума