#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

99 яшен тутырган әниебез

последние и лучшие новости искусства в мире

27-6Төмән районы, Муллаш авылында яшәүче кадерле әниебез - Нәбирә Янабай кызы Назмутдинованың 1 июльдә туган көне – 99 яшь тулды.

Әниебез крестьян гаиләсендә туган. Әтисе Янабай картатабыз сугышка кадәр колхоз рәисе булган. 1940 елда репрессиягә эләгеп, калган язмышы билгесез. Әнисе – Бибиҗамал картнәбез гомере буе колхозда эшләгән. Алар дүрт кыз үстергәннәр, иң олы кызлары Нәбирә – безнең әниебез 1922 елда туган. Ул дүрт сыйныф тәмамлап, колхозда эшли башлый.

1941 елда авылдашы Йосыфка кияүгә чыга. 1942 елда беренче уллары Юныс дөньяга килә. Иптәше сугышка киткәч, әниебезгә күп эшләргә туры килә. 1946 елны әтиебез сугыштан кайта һәм колхоз рәисе булып эшли. Алар бергә күп еллар бәхетле яшиләр. Өч малай һәм биш кыз үстерәләр. Әтиебез 1983 елда бакыйга күчә. Балалары исән-сау төрле авылларда яшиләр.

Без әниебезне ихлас күңелдән туган көне белән котлыйбыз. Исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, бәхетле гомер, шатлыклы-куанычлы көннәр телибез. Балаларының һәм оныкларының рәхәтен күреп яшәргә Ходай насыйп итсен. Әниебез - Хезмәт ветераны, “1941-1945 елларда күрсәткән хезмәтләре өчен” һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Изге теләкләр белән барлык балалары,
оныклары исеменнән улы Юныс һәм килене Мәүҗидә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836