#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Абруйлы һөнәр иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

15-7Яшәү мизгеленең бер ноктасына килеп җиткәч, үткәннәргә күз төшереп, йөрәк авазыңны тыңлап, яшәгән елларыңа йомгак ясап аласың. Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче укытучы, милли шәхес - Альбина Әминова шушы көннәрдә 55 яшьлек юбилеен каршы алды. Альбина Митхәт кызы белән юбилей уңаеннан хәтер сандыгын барладык.

Тубыл районыннан килеп, Төмән районының Шыкча урта мәктәбендә 31 еллык стаж туплап, укучыларының мәхәббәтен яулаган математика һәм физика фәне укытучысы, үз эшенә гашыйк, район мәгариф системасын үстерүгә үзеннән бәяләп бетермәслек зур өлеш керткән мөгаллимәне авылда белмәүчеләр сирәктер.

Альбина Митхәт кызы 1966 елда күп балалы гаиләдә туган, бик зирәк, акыллы бала булып үсә. 1988 елда Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогия институтын тәмамлап, математика һәм физика укытучысы һөнәренә ия була. Бәхетенең нигезендә туган гаиләсендә әти-әнисеннән алган тәрбия ята, дип уйлый һәм гомере буена аларга, абый-апаларына рәхмәтле булып кала.

Җәмгыятьтә бара торган үзгәрешләрне кабул итеп, замана белән бергә атлаучы, заманча укыту технологияләреннән киң файдаланып эш итүче укытучы 1990 елдан хезмәт юлын башлый. Ул үзенең дәресләрендә укучыларны өстәмә мәгълүмат белән эшләргә, үзлектән белем алуга өйрәтүгә әһәмият бирә. Энергияле, тирән белемле, сабыр, кешелекле, яңалыкка омтылучы, һәр дәресне тормыш җепләре белән үреп, балаларга ныклы белем һәм тәрбия бирүне тормыш таләбе итеп санаучы Альбина Митхәт кызы мәктәп һәм укучы балалар өчен иң күп көч куеп эшләүче укытучыларның берсе булды. Укучылар һәм аларның әти-әниләренең хөрмәтен казанды.

Еллар үткән саен тәҗрибә туплап, югары белемле укытучы үз белемен үсеп килүче буынга бирү өчен көчен кызганмый. Эшләү дәверендә төрле укучылар белән очрашырга туры килә аңа. Алар арасында акыллы һәм шуклары, шаян һәм тапкырлары, зирәк һәм артык зирәк булмаганнары очраса да, ул һәр баланы аңлап, аның хәленә керергә тырыша. 31 ел эшләгән чорда Альбина Митхәт кызы укытучылар белән дә, укучылар белән дә уртак тел таба. Моны ничек эшләвен үзе генә беләдер.

Бу җаваплы вазифаны да җиренә җиткереп башкара, теләсә нинди проблеманы хәл итәргә тырыша. Укучылар юкка гына аның турында тәҗрибәле остаз, белемле укытучы дигән югары бәя бирмиләрдер. Еш кына инде мәктәпне тәмамлап, кунакка кергән элекке укучылар Альбина Әминова кабинетында озаклап сөйләшеп утыралар, тормышындагы яңалыклар белән уртаклашалар, киңәш сорыйлар. Дистәләгән еллар буе белем биргән, йөзләрчә дәресләрне бергә үткәргән остазның киңәшләре дә алтын бәясенә тора. Шушы еллар дәвамында педагог тотрыклы нәтиҗәләргә ирешә. Сыйныфларда укучыларның фәнне өйрәнүгә мәктәп мотивациясен формалаштыруның уңай динамикасы күзәтелә. Балаларның күбесе өйрәнүнең мөһимлеген аңлыйлар, танып-белү активлыгы, мөстәкыйль эш белән кызыксыналар. Альбина Митхәт кызы укучыларның төрле олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашуын, фән буенча сыйныфтан тыш эш, тематик математика атналыкларын оештыра, дәүләт йомгаклау аттестациясенә әзерлек алып бара.

Мөгаллимәгә хас булган җан җылысы, сабырлык кебек сыйфатлар авылдашлары, хезмәттәшләре арасында абруй казанырга ярдәм итә.

Бүгенге көндә Шыкча урта мәктәбендә укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, мөгаллимәнең укучысы Гөлнур Емельянова сүзләре буенча: “Альбина Мидхәт кызы - математика фәненә мәхәббәт тәрбияләгән һәм минем тормышыма юллама биргән яраткан укытучым, нәкъ менә аның ярдәмендә минем булачак һөнәрем сайланган да. Укытучы булып китүемә мине тәрбияләгән Альбина Әминова сәбәпче булгандыр”.

“Ул - йомшак күңелле, сабыр, тирән белемле һәм хөрмәткә лаек укытучы. Үзенең йомшак мөгамәләсе белән безнең күңелебезне яулап ала да. Укытучыбыз барыбызга да бертөрле карашта, һәркемне дә тигез күрә. Аның янына кайчан гына килмә, ул һәрчак безгә ярдәм итә, үзенең яхшы киңәшләрен бирә. Ул уздырган дәрес һәм дәрестән тыш чаралар кызыклы да, файдалы да”, - диеп аның турында укучылары сөйләде.

Укытучы һөнәре киңкырлы иҗади шәхес булуны таләп итә. Шуңа күрә үзе белән таныштырганда, бераз биим, бераз җырлыйм, бераз иҗат итәм, бераз чигәм, бераз тегәм, ди. Авылда үскән кыз буларак, сыерын да асрый, каз–үрдәкләр үстерә. Бакча мәшәкатьләре бик күп көч таләп итә.

Альбина Митхәт кызы тормыш иптәше Юныс Мөхәммәтәюп улы белән тату гомер кичереп, ике кыз - Эльвира белән Юлияне үстереп, тәрбия һәм белем биреп, аларны тормыш юлына озаттылар. Моннан тыш, өч оныклары үсеп килә, алар дәү әнисе, дәү әтисе игътибарына мохтаҗ. Оныклар белән вакыт үтеп киткәне сизелми дә кала. Балалар, оныклар иминлеге Әминовлар гаиләсе өчен барысыннан да мөһимрәк. Авылда төп йортның җылысын сүндермичә, анда еш кына җыелып торалар.

Барлык коллектив, укучылар исеменнән олы юбилее белән котлап, хөрмәтле Альбина Митхәт кызына иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы, нык сәламәтлек, эшендә һәм тормышында уңышлар, исәнлек-саулык, гаилә бәхете телибез. Гомер бәйрәмен, чын мәгънәсендә, ике бишле - «55» билгесе белән каршылый ул!

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836