#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ач тору хикмәтләре

последние и лучшие новости искусства в мире

(Дәвамы. Башы 32 санда).

Агу-дошманнар

Бүгенге цивилизацияле дөньяда тормыш көченең кеше үзе китереп чыгарган агу-дошманнары бик күп.

1. Безгә пычрак сулый торган һавадан һөҗүм итә. Бу бигрәк тә зур шәһәрләрдә аермачык сизелә.

Фабрикаларның, чүп-чар яндыручы һәм эретүче мичләрнең сөрем һәм төтене, химия оешмаларының газы, автобус һәм автомобильләр чыгарган газлар кушылмасы без сулый торган һаваны акыл ирешмәслек дәрәҗәдә пычраталар, һаваның пычрануы — безнең сәламәтлегебезгә һәм тормышыбызга реаль куркыныч ул. Ә ач тору — әлеге коточкыч калдыкларны безнең организмнан чыгаруның бердәнбер чарасы.

2. Безнең организмны агу белән һава гына түгел, ә бәлки бик нык пычранган, эчәр өчен яраклы итәргә махсус химик ысуллар таләп итүче су да агулый. Безнең эчә торган суыбызны чистарту өчен хлор һәм башка органик булмаган матдәләр кулланыла. Ә югыйсә бит безнең организм органик матдәләрне (үсемлекләрдән яки терлекләрдән алынганнарны) генә үзләштерә ала. Органик булмаган теләсә нинди матдә организмнан чыгарылып ташлана (әлбәттә инде, тормыш энергиясе сарыф ителеп).

Әгәр кешенең тормыш энергиясе бик аз булса, органик булмаган бу матдәләрнең күбесе безнең тукымаларда туплана һәм киләчәктә сәламәтлегебезгә зур зыян сала.

Агуларны организмыбыздан чыгарып ташларга уйлыйбыз икән, без ач торырга тиеш, чөнки ач тору ярдәмендә без организмга физиологик тынычлык бирәбез, ә ул исә безнең тормыш энергиябезне торгыза. Тормыш энергиясе күбрәк булган саен, агулар һәм токсиннар да организмнан шулкадәр тизрәк чыгарыла.

3. Һавага тонна-тонна агуланган матдәләр тарала. Алар зарарлы бөҗәкләрне үтереп кенә калмый, без ашаячак җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә дә кала.

Салатлар, әлбәттә, файдалы, әмма яшелчәләргә кайчак пестицидлар сиптерелгәнлектән, алар бик тә куркынычка әйләнәләр. Алма, груша, слива, яшел кыяр ашаганда җимешнең өслеген җентекләбрәк карагыз әле. Ул ялтырыймы? Шома һәм глянц сыманмы? Әгәр шулай икән, сак булыгыз, аларның парафиннан балавыз эремәсе белән каплануы ихтимал. Ә ул, абруйлы медицина хезмәткәрләре фикеренчә, сәламәтлеккә җитди куркыныч тудыра. Балавыз тышча җимешнең суын һәм согын, аның тәмен һәм матурлыгын саклый. Әмма ул кеше сәламәтлеге өчен зарарлы. Җимешне ашап, без организм үзләштерә алмый торган балавыз кебек нәрсә кабул итәбез. Парафин — нефтьне эшкәрткәннән алынган продукт. Ә безнең организмда аны эшкәртә алырлык бер генә орган да юк.

Авыру китереп тудыручы парафинны организмыбызда калдырырга тиеш түгелбез. Моның төп ысулы — ач тору.

Ипи, казылык, консервларга өстәлгән синтетик азык кушылмалары безнең организмыбызга, халык әйтмешли, май булып ята дип уйлыйсызмы әллә? Алар да бит безгә чит-ят нәрсәләр. Организм алардан да котылырга тиеш.

Инде тоз мәсьәләсенә киңрәк тукталыйк. Сез азыгыгызга суда әче селтегә әверелүче натрий яки шактый агулы газ булган хлор кушарга әзерме? «Ахмак сорау бит бу, акыллы бер генә кеше дә алай эшләмәс», — диярсез һәм хаклы булырсыз.

Әмма иң төп хаклык шунда ки: күпчелек кешеләр шулай эшли дә, чөнки алар әлеге шактый актив матдәләрнең тоз буларак билгеле булган неорганик кристалл матдәләр барлыкка китерүен белмиләр. Без ризыгыбызга көн саен куша торган бу куркыныч продукт безнең сәламәтлекне какшата. Әйдәгез, фактларга мөрәҗәгать итик:

Тоз — азык түгел. Ул организм тарафыннан эшкәртелми һәм үзләштерелми. Аның туклыклылык кыйммәте юк. Анда витаминнар, органик яки башка туклыклы матдәләр дә юк. Киресенчә, ул, бөер, үт һәм сидек куыгына, йөрәк, артериягә һәм башка кан тамырларына зыян китерә. Тоз организмнан кальцийны юып чыгаруга булыша һәм бөтен ашказаны-эчәк трактын каплап торучы лайлалы тышчага тискәре йогынты ясый.

Галимнәр фикеренчә, кешегә көнгә 0,5-1 г тоз җитә. Организм шушы күләмне үзләштерә ала. Әмма тоз яратучылар бу норманы 15-30 тапкыр арттыра.

Әлеге коточкыч сан барлык «әзер» ризыкларда булган гаять күп тоз белән аңлатыла, ул ипидә дә, сыр, ит ризыклары (казылык, тушенка), консервланган яшелчәләрдә һәм башка бик күп ашамлыкларда бар.

Ач тору тозны чыгара

Дүрт көнлек ач тору организмнан тозны чыгарырга булыша. Моны сидек анализыннан белеп була.

Чистартылган су гына эчеп, дүрт көн буе ач торыгыз. Бу дүрт көндә сезнең организмга чистартылган судан башка берни дә эләкмәскә тиеш. Ә суны теләгән кадәр эчегез.

Иртәнге беренче сидекне җыегыз. Аны шешәдә салкынча урында ике-өч атна саклагыз, аннары аның төсенә карагыз. Сез шешә төбендә тормыш эшчәнлегегезнең кирәксез башка продуктлары белән берлектә тупланган натрий хлоридын күрерсез. Әлеге тоз организмнан чыгарылгач, бөерләрегез шулкадәр дә җиңел эшли башлаячак! Авыз кипми, су эчәсе килми башлаячак. Тиренең сыгылмалылыгына, мускулларның тонусына игътибар итегез. Сез яшәреп, җыйнакланып китәрсез. Шешенкелек бетәчәк. Ач тору вакытында организм котыла торган иң беренче нәрсә — тоз һәм аңа бәйле тазалык.

Сез үз күзләрегезгә ышанмый торырсыз. Ач тору вакытында сездә гаҗәеп үзгәрешләр булачак. Гадәттә, ризыкны эшкәртүгә сарыф ителә торган куәтле тормыш энергиясе хәзер фәкать организмның һәр почмагын чистарта, күзәнәкләрдә һәм тукымаларда җыелган зарарлы продуктларны һәм тозларны чистарту өчен тотыла, һәр күзәнәк яшәрә. Тоздан дүрт көн буе чистаргач, киләчәктә аны кулланмаска тырышыгыз. Гәрчә моны эшләү шактый кыен булса да. Чөнки, инде әйтелгәнчә, сатып алынган барлык ашамлыкларда «яшертен» тоз бар.

Атналык чистарту өчен 24-36 сәгатьлек ач тору да ярдәм итә. Туклану буенча зур белгеч, профессор Арнольд Эрет: «Тормыш — туклану фаҗигасе ул!» — дигән. Борынгыдан килгән «Кеше үзенә каберне пычак һәм чәнечке белән казый» дигән әйтем дә бар. Күпләр үз ашказанына беркайчан да ял бирми, бүлеп чыгару һәм ашкайнату системаларын артык ризык белән тутыра. Мондый артык йөк ахыр чиктә әлеге органнарны сафтан чыгара. Шулай ук тулаем организмга зыян сала.

Ач торганнан соң сез үзегезгә элек күнеккән кадәр үк ризык кирәк булмавына төшенерсез, ач тору ашказанының күләмен киметә, һәм сез, элеккегә караганда якынча ике тапкыр кимрәк ашауга карамастан, үзегезне күпкә якшырак хис итәрсез, күзләрегезнең әйбәтрәк күрә башлавын тоярсыз, битегезнең төсе матурлануын күрерсез. Сез яңа тормыш энергиясе алырсыз, чөнки каныгызны һәм эчке органнарыгызны авыр йөктән коткардыгыз.

Шулай итеп, боларның барысына да ирешергә теләсәгез, ныклы ихтыярлы һәм эзлекле булыгыз, ач тору программасы төзегез һәм шуңа тугрылыклы калыгыз, ач торырга ниятләнүегез турында барча кешегә дә әйтмәскә кирәктер, чөнки һәркемнең дә сезне аңламавы, бу эшегезгә көлеп кенә каравы бар. Ач тору — шәхсән эш, ул киңәш-табышларга мохтаҗ түгел.

Күпләр йокыдан уяна да кичекмәстән ашарга утыра. Ашказаны беренче урынга чыга, ә акыл ашказаны теләкләрен үтәргә мәҗбүр була. Шартлы рефлекс барлыкка килү нәтиҗәсендә ашказаны һәрвакыт иртәнге аш көтә. Ә югыйсә ул кирәкмәс ризык. Организм төнлә ял итте, энергия сарыф итмәде. Ни өчен соң әле без озак вакыт ял иткәннән соң ашказаныбызны уянгач ук тутырып куярга тиеш? Азыкны физик активлык белән эшләп алырга кирәк.

Икенче бер нәрсә дә бар: иртәнге аш организм йокы вакытында туплаган энергияне сарыф итә.

Иртән сезнең физик, акыл һәм рухи энергиягез иң югары дәрәҗәдә булырга тиеш. Нәкъ менә шул энергия сезгә зур ижадый һәм физик эшләрне башкарып чыгарга ярдәм итәр.

Нәрсәдән башларга?

Ач торуны нәрсәдән башларга

Ач тора башларга ниятләдегез, ди. Нәрсәдән башларга кирәк?

Ач тору буенча зур белгеч Г. А. Войтовичка: «Мөстәкыйль рәвештә өй шартларында ач торырга ярыймы?» — дигән сорау биргәч, ул: «Борынгы цивилизациядә хастаханәләр булмаган. Юанлыктан барлык дәвалау ысуллары, шул исәптән ач торып дәвалану да, өй шартларында үткәрелгән», — дип җавап биргән.

Ач торырга җыенучыларны кызыксындырган икенче сорау: ач торып дәвалануга каршы килә торган сәбәпләр бармы?

Медицина практикасына мөрәҗәгать итсәк, ач торып дәвалануга каршы сәбәпләр түбәндәгеләр;

Хатын-кызларда — йөклелекнең икенче чоры һәм күкрәк сөте белән имезү вакытында.

Туберкулез белән нык авыру, хәрәкәтсез вакытта.

Яман шеш белән нык авыру, хәрәкәтсез вакытта.

Тоташтыручы тукымаларның диффуз авырулары белән нык авырту, хәрәкәтсез вакытта.

Кайбер психонерв авырулары белән авырып, хәрәкәтсез яткан вакытта.

Эчке органнарның нык эренләве процесслары (абсцесслар, гангрена һәм кайбер башкалар) вакытында.

Барлык төр авыру белән авырганда да ач тору киңәш ителми. Әмма бу мондый кешеләрдә дәвалану өчен ач тору вакытында уңай үзгәреш була алмый дигән сүз түгел. Барлык чара һәм ысуллар кулланылып беткәч, хәтта хәрәкәтсез вакытта да, ач тору максатка ярашлы.

Ач торуга әзерлек вакытында беренче киңәш — төрле чистарту процедуралары ярдәмендә организмны чистартырга, шлаклардан арындырырга кирәк. Клизма ярдәмендә сез юан эчәкне тизәк ташларыннан һәм төрле патологияләрдән арындырырсыз. Ач тору вакытында аннан көчле чыгарып ташлаулар булмаячак, бу исә энергияне башка дәвалау эшләре өчен саклаячак. Бавырны чистарту сезгә ач тору вакытында кризислы хәлләрдән котылырга ярдәм итәчәк. Бу вакытта көчле үт куу нәтиҗәсе буларак ташлар, үт суы һ. б. чыгуы ихтимал. Пар процедуралары куллану организмның сыеклыклы урыннарында урнашкан токсиннарның күп өлешен чыгарырга булышачак. Сокотерапия бу уңышны ныгытачак, кушучы тукыманы өстәмә рәвештә юачак һәм бөерләрне сәламәтләндерәчәк. Туклануны яшелчә ризыгына таба үзгәртергә киңәш ителә. Ясалма (тортлар, пирожныйлар, шоколад-конфетлар һ. б.) һәм кушылма азыклардан (бутерброд, пицца, итле бәрәңге һ. б.) баш тартыгыз. Төнгә каршы ашамауны һәм ашагач эчмәүне кагыйдә итеп алыгыз. Шул чакта, ач торганда, шлаклар артык күп булып чыкмас, һәм сез ач торуны җиңел кичерерсез.

Табиб белән киңәшергә онытмагыз!!!

(“Игелек” сайтыннан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836