#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ачы язмыш

последние и лучшие новости искусства в мире

Яркәү районында репрессияләү заманында корбан булучыларга багышлап бернинди һәйкәл куелмаган. Кешеләр геноцидка каршы олы трагедия кичергәннәр. Реабилитация башлангач, күпләр тар-мар ителгән милеккә архивларда үзләренең документларын таба алмыйлар. Милек өчен компенсацияне кайберәүләр суд аркылы ала. Икенчеләр эзләп тә карамыйлар.

“Без идән астында утырдык, нинди татарлар килгәнен аңламадык та”, - дип сөйли иде Камилә апакам. Вагай районында гына 420 күп балалы гаиләнең милкен тартып алганнар.

Нина Сафинаның исенә төшкәннәре: “Гаилә коллективлаштыру вакытында Вагай районы, Тугыз авылында яши. 1929 елны 8 кешене тәшкил иткән Алеевлар гаиләсен һәм 10 кешедән торган туганнары гаиләсен Ханты-Мансийск округының Кондинский районына озаталар. Туман күле янында ике яклы йортлар төзиләр. Һәрберсендә 4 гаилә яши. Өлкәннәр урман эшендә эшлиләр. Алар анда 1931 елгача яши. Соңыннан боларны Магнитка төзелешенә җибәрәләр. Терлек вагоннарында баралар: кысырык, тынчу, сасы, ачлык. Вагоннарның ишеген мәетләрне ыргыту өчен генә ачалар. Алеевларның 8-10 кешедән 2 генә исән кала. Үлмәгән сабыйларны балалар йортларына урнаштыралар. Үсеп җиткән абыем үз теләге белән Бөек Ватан сугышына китә, аннан авырып кайта һәм 1948 елда үлә”.

Яркәү районы, Тархан авылы мулласы – гаилә башлыгы Хафиз Имашевны Төмәннең Семакова урамы, 18 нче йортның подвалына урнаштыралар. Соңыннан Караганда лагерена сөргенгә озаталар, ул аннан кайтмый. Гаиләсен Свердловск өлкәсе, Вишерск лагерена сөрәләр. Моннан тагын да башкаларына күчерәләр. Мулланың кызы – Халидә Имашева Төмәннең “ДОК “Красный октябрь” оешмасына эшкә эләгә. Кече энесе Равил балалар йортында тәрбияләнә, белем ала. Свердловск (Екатеринбург) шәһәрендә театр артисты була. Мулланың олы улы үлгәнчегә кадәр лагерьдан лагерьга күчерелеп йөри.

Имашевларның олы апалары Байкал районы (Тубыл), Түбән Пиктәр (Нижние Бехтери) мөәзиненә кияүгә чыга. Мөәзинне 1930 елда аталар. Бер оныклары реактив ракеталар конструкторы вазифасын башкара. Репрессиялеләрнең дәвамчылары арасында шундый талантлар була.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836