Декабрь 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Россия Федерациясе Конституциясе көне алдыннан Төмән районында яшәүче 14 яшьләре тулган 27 яшүсмергә 11 нче декабрьдә тантаналы рәвештә паспортлар тапшырылды. Әһәмияткә лаек чараның быел беренче мәртәбә шундый дәрәҗәдә уздырылуының сәбәбе: балалар бик мөһим булган документларын иң якын кешеләре – әти-әниләре кулларыннан алдылар. Онлайн аша үткәрелгән тантанага уку, спорт һәм мәдәният өлкәсендә, район, өлкә, региональ һәм Россия күләмендә уздырылгын бәйге-чараларда, олимпиадаларда катнашып югары урыннарга лаек булган укучыларны өлкә губернаторы Александр Моор, район хакимияте җитәкчесе Светлана Иванова, урынбасары Виталий Беспалов котлау сүзләре белән мөрәҗәгать иттеләр.
Шулай ук хөрмәтле кунаклар - биатлон буенча олимпиадалар чемпионы Светлана Ишморатова, өлкә Думасы депутаты Евгений Макаренко, Д.Менделеев исемендәге өлкә фәнни китапханәсе директоры Ольга Адамович, Бөтенроссия фестивале лауреаты, Төмән өлкәсе бардлар оешмасы җитәкчесе Сергей Ломакин да балаларга яңадан-яңа югары нәтиҗәләргә ирешүләрен теләделәр. Тантанада катнашучылар танылган шәхесләргә сораулар бирделәр, дустанә атмосферада кызыклы әңгәмә алып барылды. Районыбызның төрле мәктәпләреннән килгән сәләтле балалар арасында Индрәй мәктәбенең 8 “а” сыйныфы укучылары Салават Сәитов белән Рунис Юсупов беренчеләр рәтендә булдылар. Алар бу югары дәрәҗәгә үзләренең теләкләре, тырышлыклары, максатчанлыклары аша ирешәләр. Якыннарына, мәктәпкә горурлык алып килгән яшүсмерләргә алдагы көннәрендә дә зур уңышлар, яңа җиңүләр телибез.
Зәкия СӘЕТОВА, Төмән районы, Индрәй авылы.