tyumen

CIT2

Подписка на газету 

Календарь 

Октябрь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Электронная почта 

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Безнең беренче сайт 

Ачы язмышлы еллар

последние и лучшие новости искусства в мире

30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Күпме кешегә “кара тамга” тагылып, гөнаһсызга рәнҗетелә, меңнәрчә кеше гаепсезгә атыла, төрмәләрдә утыра, сөргеннәргә озатыла.

Самаровск районының Кедровый авылында Төмән өлкәсенең көньяк районнарыннан сөрелгән крестьяннар яшәде. Аларга авыл халкы белән аралашырга, балык тотарга, ауга барырга, җиләк-җимеш, гөмбә, чикләвек җыярга тыела. Алар тиккә эшләгәннәр, хезмәт хакы түләнмәгән. Көндез урамда беркем юк. Инвалид Нюра Бурдакованы, балалар текә ярдан Обь елгасына егылмасыннар дип күзәтеп торганы өчен сөргенгә җибәрәләр.

Репрессияләр коммунарларны да эзәрлекләгәннәр. Аларны эшкә строй белән йөрткәннәр. Бервакыт Яркәү районы, Рәгес авылында яшәүче Мөхәммәтов фамилияле ир-ат тәрәзәдән җилкәләренә сәнәкләр аскан коммунарларны күреп ала. Урамда көн ямьсез, буран. «Мондый көндә яхшы хуҗа этен дә ишегалдына чыгармый. Коммунарларны кая алып киттеләр?”, - ди ул. Мөхәммәтовны кулга алып, 10 елга хөкем итәләр. Аны Мәскәү елгасы каналын төзергә җибәрәләр. Ул өенә кайткач, Тубыл төрмәсендә утырган якташларының батырлыгы турында сөйләде. Яркәү районы, Бурбар авылының колхоз рәисе Хафиз Дәүләтчинны бик каты газаплыйлар, әмма ул бирешми, аннары төрмә стенасы янында атып үтерәләр.

Яркәү районының Кызылъяр авылыннан Нурулла Хөсәенов гаиләсен дә Уралга җибәрәләр. Флигельдә 6 яшьлек авыру кызы Хәлимәне калдырганнар. Кыз мич янында ярты казан вак бәрәңге табып ала. Үги әнисе бозау өчен пешергән, күрәсең. Хәлимә берничә көн буена шуның белән туклана. Әтисе юлдан 9 яшьлек кызы Мәрьямне кире өенә озата. Көзен кызлар мәктәпкә керәләр. Анда да аларга, ярамый дип, бер кашык борчак ашы да бирмәгәннәр. Кызлар партага ятып елаганнар. Ничек кенә булмасын, апалы-сеңелле кызлар, югары белем алып, илгә лаеклы буын тәрбиялиләр.

Эшче крестьяннар һәрвакыт дәүләт законнарын үтәп, даими рәвештә салымнар түләп бардылар. Бердюжье районыннан крестьян Наум Петров та шулай эшли. Гаиләсен сөргенгә җибәрү турында хәбәр ишеткәч, ул арбага печән ташлый да, хатынын сабыйлары белән утыртып, ә үзе 15 яшьлек улы белән җәяү атлап Бердюжьега кадәр җитәләр. Юлда күкрәк балалары үлә, сакчылар аны кар көртенә ташлыйлар.

Самаровск районына килеп, Н.Петров Кедровый поселогын төзүдә катнаша, Сталин исемендәге колхозда эшли. 1937 елның җәендә аны башка ирләр белән бергә җыеп, Ханты-Мансийскта атып үтерәләр. Иң авыр эш ятим балаларга кала. Олы кызы Лида Обь елгасы артындагы фермада эшләгән. 14 яшьлек кызлар авыр сөтле флягаларны көймәләренә төяделәр.

Минем әти-әнием күп балалы крестьян гаиләсеннән. 25 ел сөргендә булдылар. Әнинең әти-әнисен – Уралга, әтинекеләрне төньякка җибәрделәр. Әнинең энеләре - Асис Ательшин 1942 елның 24 декабрендә Ленинградны саклаганда һәлак булган, ә Харис улы Ибраһим белән Ерак Көнчыгышка җибәрелә. Абыйлы-энеле Алый белән Шәипнең язмышлары бүгенге көнгә кадәр билгеле түгел. Бабайның оныклары - Хачигәрәй һәм Әсхәт турында да бер хәбәр булмады.

Әнинең әтисе ялланып эшләгән: кое казыган, мич салган. Хезмәт хакын әнигә, балаларга биргән. Бабам әнине әти янына төньякка җибәрә. София әби Яңа Кәешкүл авылы янында эшли. Яхшы күңелле әбине шунда татар зиратында җирлиләр.

Крестьяннар бик нык кешеләр була, барысын да эшли белгәннәр.

Әтием Сәйнулла Мәүлекәев та Кедровый авылын күтәрүдә катнаша, тимер юл гаскәрләрендә хезмәт итте, Ерак Көнчыгышта тоннельләр төзеде. Өйгә авырып кайтты, пенсиягә кадәр җитми вафат булды. Әти бик күп эшләде: көндез Сталин исемендәге колхозда, төнлә балык тотты, ауга чыкты. Аңа ауга йөрер өчен лицензия дә бирәләр. Һәрвакыт табышын авылдашларына да өләшә, Бурбарга кайткач, бөтен осталыгын балаларга тапшыра иде. Ул безне челтәр бәйләргә, балык тотарга, капканнар куярга өйрәтте.

Мин туган җирем дип Вагай районын саныйм. Вагай районын да репрессияләр читләп үтмәгән. Бирегә балалары белән минем апаларым качып килгәннәр. Кешеләрне җәй көне сазлык һәм юлсызлык коткарды. Анда Яркәү районына караганда әхлак өстен булды. Минем эзләү хатларына җавап биргән кешеләргә мин чиксез рәхмәтле.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836