Материалы

Ачык хат

последние и лучшие новости искусства в мире

Исәнмесез, хөрмәтле “Яңарышлылар”!

Сезнең аша Төмән өлкәсенең татар Конгрессы президенты Нурулла Гарифулла улы Саттаровка хат юллыйбыз.

Күптән түгел безнең Санникау китапханәсендә бик кызыклы очрашу булып үтте. Бу чарага авыл халкы Тубылның күренекле себер-татар шагыйрәсе - Галия апа Абайдуллина белән очрашырга дип килделәр. Бу очрашуда ветеран укытучылар да бар иде: Рәшидә апа Бакиева, Фазилә апа Урамаева, Нурҗиһан апа Назыйрова. Алар Галия апаның шигырьләрен яттан сөйләп кенә түгел, хәтта “Кәзәм мәзәкләреннән” өзекне сәхнәләштереп күрсәтеп тә бирделәр. Килгән кунакларның һәркайсы Галия апаның иҗатына мәхәббәтләрен һәм аның киләчәге турында борчылуларын белдерделәр.

Мондый очрашулар инде беренчегә түгел, Галия апаның иҗатын Тубыл районында гына түгел, Төмән өлкәсенең барлык төбәкләрендә яратучылар да бик күп. Бүгенге көндә апаның егермегә якын китабы бар. Аның иҗатында тормышка, табигатькә, мәхәббәткә һ.б. темаларга язылган, балаларга, яшьләргә, олы яшьтәге кешеләргә багышланган шигырләрен табарга мөмкин, ләкин иң мөһим темасы - Галия апаның себер татарларының, татар теленең киләчәге турында борчылуы.

Берничә ел элек Төмән өлкәсенең күренекле шәхесләре Булат Сөләйманов исемендәге премиясе белән бүләкләнгәннәр иде. Безнең уйлавыбыз буенча, Галия апа Абайдуллина да себер татарларының иң күренекле, талантлы һәм үз халкы өчен борчылучы шәхесләренең берсе. Бу сүзләргә өлкәбезнең бөтен татар халкы кушылыр дип ышанабыз.

Хөрмәтле Төмән өлкәсе татар Конгрессы президенты Нурулла Гарифуллович! Шул сәбәптән чыгып, безнең сезгә бер үтенечебез бар иде: сәләтле шагыйрәбез Галия апа Абайдуллина Булат Сөләйманов исемендәге премиягә лаек дип уйлыйбыз, аны бүләкләнүчеләр арасында күрәсебез килә.

Үтенечебезне хупларсыз дип өмет итеп калабыз.

Тубыл районы Санникау, Маслау, Үләртеш, Өстамак авыллары халкы исеменнән
Шамил К
ОЛМӘМӘТОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума