39-25

coronavirus2

Газетага язылу 

Календарь 

Октябрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkfod

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Адашкан шәүләләр

последние и лучшие новости искусства в мире

(хикәя)

“...Хәерле кич, Рәлиф! Синең белән сөйләшмәгәнгә дә ике көн узды. Күрүен күреп торам сине көненә йөз тапкыр, мең тапкыр. Күзләремне дә алмыйм синнән. Син дә, бүлмәнең кайсы ягына борылсам да, мине эзләп табып, карашың белән өнсез генә озатасың. Мәктәпнең чыгарылыш кичәсендә истәлеккә биргән сүрәтең, түш кесәмдә йөртә торгач, таушалып бетте. Шулай да, мин аны зурайтып алдым. Әнә алтын рама эченнән өстәлемнән миңа төбәлгәнсең. Әйе шул, Рәлиф, син алтын кыса эчендә, үзең сайлап, үзең теләп кергән кыса эчендә... Бервакыт чыгарга да йөрдең шул кысаңнан. Өемә килеп, кулларымны учларыңа алып, күзләремә карап: «Кичер мине, Әнисә. Мин башкача аның белән яши алмыйм. Минеке бул...», – дидең. Ә мин булдыра алмадым... Шул бер мизгелдә сине кичерергә... Чит бәхеткә үрелергә... Бер алданган бәхетемә тагын ышанырга...

Кара әле, синең белән сөйләшер өчен башлаган көндәлегем инде өч калын дәфтәргә сыймыйча, дүртенчене сорый. Менә яп-яңа, ап-ак, тап төшмәгән кәгазь битләре серләремне сыйдыра бара ... Язмышыбызны гына бергә яза алмадык, Рәлиф! Син әллә кайда ятлар белән гомер китабыңны язасың. Мин бер ялгызым монда... Ә бит бервакыт, гомергә бергә булырга вәгъдә биргәндәй, икебезнең исемне каенга язган идек, исеңдәме? Рәлиф... Әнисә... Үзебезне исерткән тойгыларыбызга зифа каеныбыз шаһит иде... Бер-беребезгә сүз белән вәгъдәләр бирешмәдек без синең белән. Барысы да ачык, билгеле кебек иде. Син мине яратасың, мин - сине... Бәлки, вәгъдәсез булганга мәхәббәт җепләре өзелеп, безнең язмышыбызны чуалттымы? Каен үз гәүдәсендә безнең исемнәрне саклады, саклады да, еллар үткәч, җуйды. Мин бәхетемә ышанычымны югалткандай, ул да безгә ышанмады, ахры... Ак кәүсәсендәге яралары бөтәште... Ә йөрәккә салган утлы яраларыңны ничек төзәтергә, Рәлиф?! Ябалдашлары астына безне чит күзләрдән яшергән каен янына мин генә йөрим дисәм, ялгышканмын икән. Каеннан астарак яткан ташка җуелмаслык итеп тырнап, тагын исемнәрне язып киткәнсең...Әнисә... Рәлиф...Онытмагансың икән... Ярый, Рәлиф, утыра торгач, төн уртасы да җиткән. Мин ятам инде. Син дә күптән йоклыйсыңдыр. Хыялымда сине үзем белән алып китәм. Тыныч йокы сиңа, ерактагы якын кешем!..”

“Хәерле төн сиңа, нәнием! Менә тагын, күзләреңә төбәлеп, әйтәсе сүзләремне әйтәм. Нәнием... бәләкәчем... Гәүдә-сының бәләкәй булмаса да, мин сине үз итеп, шаяртып “нәнием” дип йөртә идем. Ә син мине “акыллым” дип атый идең. Кәефең нинди генә булса да, шул сүзләргә гаҗәпләнүеңнән тыела алмыйча, миңа карап, тигез тешләреңне күрсәтеп елмая идең. Бәлки, кайчандыр үземә тәтемәгән, күрмәгән назны сиңа бирәсем килгәндер. Үзең беләсең, әнинең дүрт баласын назлап утырырга вакыты булмады. Туйдырырга, киендерергә, салкында җылытырга, үстерергә кирәк иде кошчыкларын. Әтине дә үзең беләсең. Бик каты бәгырьле иде мәрхүм. Хәтерлисеңме, син кичен, озатып, капка төбендә кертми торганда, мине яман сүзләр белән кычкыра-акыра әти җилдереп өйгә алып кереп китте? Шунда синең алда ничек оялганымны белсәң! Җир убылса, җир астына төшәр идем! Ике кызы азып-тузып йөрүдән курка иде әти. Кая инде азып-тузып йөрү? Башта күзләреңә күтәрелеп карарга да кыюлыгым җитми иде бит, хәтереңдәме? Кулларымны беренче тапкыр кулларыңа алгач та, әллә нинди килешмәгән эш кылгандай, тартып алган идем. Еллар үткәч бу кадерле мизгелләрдән үз-үземне мәхрүм иткәнем өчен шундый үкенәм. Менә хәзер үзем, көчле кулларыңны учларыма алып, тыным белән өрә-өрә җылытыр идем... Һәр бармагыңны берәм-берәм назлап үбеп чыгар идем... Каен төбе янында очрашу да санлы гына эләкте бит безгә. Анда да артыгы, ярамаганы булмады. Шашып үбә-үбә, үз-үзеңне тыя алмый башласаң, сине этеп җибәреп, авылга йөгерә идем.

Ә синең әниең Мәрфуга апа мине ярата иде. Урамда күрсә, “киленем” дип мине кызартмыйча, аркамнан кытыршы куллары белән сөймичә калмый иде. Тик икенче килен алып кайттың шул син аңа. Матур, зифа, бизәнгән, заманча киенгән шәһәр кызын. Беренче тапкыр синең хатыныңны Мәрфуга апаны җирләгәндә күрдем. Шулай итегез, болай итегез, дип, кече якта булышкан хатыннарны өйрәтеп йөрде. Тик мәет озатуның тәртибен яхшы белгән авыл халкын өйрәтәсе юк иде. Түзә алмагач, бер олы гына апа: “Син, сеңлем, булмаса, үзеңне кара. Мәет янында кыска күлмәк, ачык күкрәк, яланбаш йөрмиләр”, – дип Луизаның телен кыскартты.

(Дәвамы киләсе санда).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836