#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Агропромышленность тармагы яңалыклары

последние и лучшие новости искусства в мире

Александр Моор посетил выставку промышленных предприятий Зауралья. Ул хезмәт визиты белән Урал федераль округында Президентның тулы хокуклы вәкиле каршындагы Совет утырышына Курганга барды. Анда сүз Урал федераль округы субъектлары арасында кооперациянең үсүе турында барды. Төп мәйданда җирле машина төзү оешмаларының күргәзмәсе узды. “Курганюлмаш”, “Курган автобус заводы”, “Курган машина төзү”, “Янгынга каршы һәм махсуслаштырылган җиһазлар Варгашинск заводы” предприятиеләре үзләренең техникаларын тәкъдим иттеләр. “Курганюлмаш”ның соңгы эшкәртелеше - УКМ-2500 универсаль эшләнмә коммуналь машинаның һәм “Термит-1000” мини төягечнең Россиядә бәя-сыйфаты буенча тиңе юк. “Курганмаш заводы”ның күп функцияле ТМ-140 типтагы машинасы белән аеруча кызыксындылар. Ул Төньяк, Ерак Көнчыгыш, Себер шартларында нефть табу промышленность базарында эшләү өчен исәпләнгән һәм башкасы.

* * *

Упоровские аграрии проверяют семенной фонд и заканчивают подготовку техники к посевной. Упорово районы аграрийлары чәчү кампаниясенә әзерләгән 10 мең 300 тонна орлык сыйфатка тикшерү узды. Бу – планнан 78%ны тәшкил итә. Быел язгы кыр эшләрендә районда 11 зур авыл хуҗалыгы оешмалары, 7 крестьян-фермер хуҗалыгы катнашачак. Алар 8 мең 389 тонна минераль ашлама сатып алганнар. Машина-трактор паркы 100%ка әзер. 86 мең 412 гектар чәчү мәйданы хәстәрләнгән.

* * *

В Тюменском районе активно трудоустраивают выпускников аграрного университета. Күптән түгел югары уку йортында Төмән районының зур авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән студентлар өченче тапкыр очраштылар. Төньяк Урал арты дәүләт аграр университетында Төмән районыннан 180 студент белем ала. Аларның 25е – студентлар – “целевики”. Яшьләр “Луговская”, “Ясень-Агро” агрофирмалары, “Червишевский”, “С.Ф.Гаврилов” крестьян хуҗалыклары, “Боровская”, “Пышминская” кошчылык фабрикалары җитәкчеләреннән оешмалардагы җиһазлар, эшкә урнашканда документларны рәсмиләштерү һәм башка сораулар турында сорадылар. Аларны эш хакының күләме, практиканың вакыты, торак мәсьәләсе аеруча кызыксындырды.

* * *

Тюменская облдума приняла закон о выделении земли специалистам на селе. Төмән өлкә Думасы торак төзү өчен укытучыларны, табибларны, агрономнарны, мал табибларын һәм башкасын дәүләт яисә муниципаль милек булган җир участоклары белән түләүсез тәэмин итү законын кабул итте. Яңа закон буенча участоклар 6 елгача вакытка бирелә, әгәр шушы чорда йорт төзелсә, җир өй хуҗасы милкенә әверелә.

* * *

Аграрии области реализовали за пределами региона 24 тысячи тонн элитных семян. Ул эчке куллану күләме белән чагыштырырлык. “Мондый югары күрсәткечкә агропромышленность материаль-техник базасын модернизацияләү йогынты ясады. Соңгы елларда регионда 38 киптергеч-сортларга бүлү орлыкчылык комплексы төзелде. 2018 елда гына да Төмән хуҗалыклары 7 яңа бодай киптергеч сатып алдылар һәм эшкәрттеләр. 5 ел эчендә 88 киптергеч кайтардык. Аларның киптерү һәм сортларга бүлү куәтләре барлык төрле культурадагы уңышны эшкәртергә һәм яхшы сакларга сәләтле. 2018 елда 99,7 % кыр төрле культурадагы кондицион орлыклар белән чәчелде. Төмән регионы Урал федераль округында бөртекле һәм кузаклыларның сыйфаты буенча беренче урынны алды”, - дип сөйләде губернатор урынбасары Владимир Чейметов.

* * *

Александр Моор обсудил с немецким консулом и австрийским послом новые векторы сотрудничества. Өлкә губернаторы Александр Моор бу көннәрдә Екатеринбургтагы Германия Федераль Республикасы генераль консулы Штефан Кайл һәм Россия Федерациясендә Австриянең чарадан тыш һәм тулы хокуклы вәкиле Йоханнес Айгнер белән очрашты. Сүз хезмәттәшлекне үстерү һәм регионның чит ил компанияләре өчен инвестицион җәлеп ителүе турында барды. Немецлар Төмән өлкәсен төрле юнәлештәге промышленность җиһазлары белән тәэмин итәләр. Төмән аларга нефть продукциясен, полимер, үзагач, аннан ясалган әйберләр җибәрә. Германия белән регионның эчке әйләнеше 2018 елда 738 миллион доллар тәшкил иткән. Австрия безгә элек терлек җибәрде, хәзер ит, сөт эшкәртү өчен технологик җиһазлар озата. 2018 елда регион чит ил партнерлары белән төрле юнәлештә хезмәттәшлек итәргә әзер.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836