#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Декабрь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ак калфак”лылар елга нәтиҗә ясады

последние и лучшие новости искусства в мире

51-6Тубыл шәһәренең себер-татар мәдәният үзәгендә “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы узып баручы елга йомгак ясау утырышын үткәрде. Чарада оешма рәисе Айсылу Әптелмән кызы Юнысова “Ак калфак”ның эшчәнлегенә бәя бирде, үткәрелгән бәйгеләрне, мәдәни чараларны искә алып, алга планнары белән таныштырды.

“Узган ел вакыйгаларга, мәдәни чараларга бай булды. 15 нче мәктәп укучылары РФнең атказанган укытучысы Рәшидә апа Бакиева белән очрашу, бөек шагыйребез Г.Тукайның әсәрләре буенча рәсемнәр бәйгесен, шигырьләр бәйрәмен үткәрүләр, шәһәрнең балигъ булмаганнар өчен социаль реабилитация үзәгендә балалар өчен милли ашлар, яңа ел кичәләрен, Бөек Җиңү бәйрәменә багышлап сугыш чорында туган һәм тыл ветераннары белән очрашулар, авыл халкын җыеп дини бәйрәмнәребезне оештыру, РФнең атказанган табибы, шәһәрнең мактаулы шәхесе Фәүрия Шәрипованың якты истәлегенә багышлап үткәрелгән хәтер кичәсе һәм башка чараларны үткәрүдә ярдәм итүчеләргә, катнашучыларга рәхмәтләремне белдерәм. Төмән шәһәре себер татарлары автономиясе рәисе Динар Марсель улы Абукин ярдәме белән күп балалы гаиләләргә барып күчтәнәчләр тапшырдык, өлкә газетабыз “Яңарыш”ка яздыру компаниясендә эшләдек. Үзем ел саен өлкәбез яңалыклары, дини, мәдәни тормышыбызны яктыртып барган “Яңарыш”ны, “Сөембикә” журналын, “Татарлар” газетасын яздырам. Мин Татарстандагы “Ак калфак” оешмасы алып барган эшләренә сокланам. Безгә дә актив булырга, милли йолаларыбызны, гореф-гадәтләребезне торгызуда ярдәм итәргә кирәк”, - дип чыгышын башлады. Керәсе 2022 нче елда Тубыл шәһәрендә яшәүче кул осталарының бәйгеләрен, калфак тегүчеләр белән очрашуларга шәһәр хатын-кызларын чакырып, халкыбызның гореф-гадәтләрен чагылдырган чаралар үткәрү кирәклеге турында әйтте. Һәр катнашучы теләкләрен, тәкъдимнәрен җиткерде. Ел дәвамында һәр чарада катнашкан Людмила Кәримовага, Равилә Фазыйловага, Роза Комаровага, Фирдәүс Аитовага һәм себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә, җитәкчеләренә, шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе С.З.Хисмәтуллинга, шәһәр Думасы депутаты М.А.Никитинга, оештыруда ярдәм итүче - Н.Б.Шамратовага, Г.З.Давлетбаевага, Г.М.Авазбакиевага рәхмәтләрен юллады: “Керәсе Яңа еллар белән котлап уңышлар, сәламәтлек телим. Яңа елда да бергә эшләргә, традицияләребезне саклап киләчәк буынга җиткерергә язсын”, - диде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836