Материалы

Акъяр мәктәбе тарихы турында

последние и лучшие новости искусства в мире

Кайда гына булмасын халык арасында белемгә – гыйлемгә омтылу, яктылыкка күз багу бик борынгы заманнардан ук килгән. Революциягә кадәр үк Акъяр авылында 28-30 ир баланы сыйдырышлы мәдрәсә-мәктәп эшләп килгән, хәтта чит авыллардан килеп укучылар булган. Шәкертләр мәдрәсә-мәктәптә атна буена кунып ятып укыганнар. Аны җылыту, чистарту эшләрен шәкертләр чират белән үтәгәннәр. Мөгаллим Хөтчәтулла мулла дин сабакларын, хәтта дөньяви фәннәрдән, тарих-җәгърәфиядән белем биргән. Соңыннан гарәп графикасын һәм исәп-хисап фәнен өйрәткән. Кызлар өчен аерым торак-мәктәп булмаган, шуның өчен Нуриҗамал мулинә үз йортында кызларга дәрес биргән.

Карты да, үзе дә гаять белемле кешеләр булып, мәгърифәтчелек эшен бик тә күңел биреп башкарганнар. Карты дөм-сукыр булганлыктан, Нуриҗамал мулинәгә бөтен эшне алып барырга туры килгән. Хөкүмәт аларга бер тиен дә хезмәт хакы түләмәгән, бары тик шәкертләр, укучы кызлар һәр атнаның җомгасында берничә тиен акчаларын хәер итеп, зурлап биргәннәр.

Октябрь революциясеннән соң, 1919 елда 1дән 4кәчә сыйныфлы мәктәп ачылган. Анда ир һәм кыз балалар бергә укыганнар. Беренче баскыч Акъяр мәктәбендә Кайнәт Якубова, Сафия Моратова, Гайшә Ташбулатова эшлиләр. Хәмит Усманов Ямбай авылыннан булып, иң тырыш, максатлы эшләүче була. 1939 елда аны “халык дошманы” дип кулга алалар, шуннан ул Төмән төрмәсендә эзсез югала. Мәктәпне җылыту, балаларны ашату укытучылар һәм ата-аналар өстендә була. Шуның өчен мәктәп беренче елларында ук үзенең мәктәп яны ярдәмче хуҗалыгын булдыра. Мәктәпнең 2 гектар җире булып, иген чәчкәннәр, яшелчә үстергәннәр. Унлап баш сыерлары, 1-2 аты, хәтта берничә оя казлары, тавыклары да булган. Мәктәпнең ашханәсендә балалар туйганчы бушлай ашаганнар.

Мәктәпнең хуҗалык эшләре белән җитәкчелек итүче Мәүлетгәрәй Алимбаев мәктәп остаханәсендә хезмәт дәресләре дә үткәргән. Мәктәп хуҗалыгын алып баруда, материаль базасын ныгытуда бу кеше күп эшләгән.

Акъяр башлангыч мәктәбен ачып, башлап эшләүче Хәмит Усманов, Зариф һәм Гайшә Ташбулатовлар, Мәүлетгәрәй Алимбаев кебекләрнең тырыш хезмәтләре, аларның исемнәре әле дә халык күңелендә саклана.

Сугышка кадәрге елларда мәктәпнең беренче пионервожатые Майра Кәримова була. Ул мәктәптә беренче булып пионер хәрәкәтен башлап җибәрә. Акъяр мәктәбендә яхшы укучыларны пионерга алу, пионер значогы тагу, барабаннар кагып, быргылар кычкыртып урамда йөрүләр кертелә.

1930-40 елларда мәктәпкә Тубыл педучилищесын тәмамлап, Фатыйха Фатыйкова эшкә кайта. Бу елларда мәктәптә Гази Таштимиров, Бикмөхәммәт Таштимиров укытучы булып эшлиләр. Гази Таштимиров Бөек Ватан сугышына алынып, яраланып кайта. Ул Төмән госпиталендә үлә. Бикмөхәммәт Таштимиров сугыш алды елларында мәктәп мөдире була. Ул сугыш башлану белән сугышка китә һәм 1942 елда һәлак була.

1940 елларда мәктәпкә, Тубыл педучилищесын тәмамлап, яңа укытучылар килә башлый.

Газиз Заппаров 1941 елгача мәктәп мөдире булып эшли. 1941 елда 5 нче классны ача, ләкин сугыш башлану белән ул ябыла. Сугыштан исән-сау йөреп кайткач, 1950 нче елгача мөдирлек эшен дәвам итә. Аның кайгыртучанлыгы белән 1950-51 уку елында Акъярда бишенче класс ачыла, мәктәп җидееллыкка әйләндерелә. Ул пенсия яшенә кадәр 5-7 классларда физика, хезмәт дәресләрен укыта. Тимербикә Заппарова 1941-45 елларда мәктәп мөдире булып эшли, башлангыч классларда укыта. Бу елларда Фатыйха Фатыйкова да пионер эшен дә алып бара, лаеклы ялга чыкканчы башлангыч классларда укыта, соңгы елларда мәктәп интернатында тәрбияче булып та эшли.

Ә Әхмәт Хәйруллин сугыштан яраланып кайта, яралары төзәлгәч, мәктәптә физкультура дәресләрен укыта.

Халык өчен язмышның иң ачысын, иң авырын дәһшәтле 1941 ел алып килә. Ир укытучылар сугышка китә. Ирләрен фронтка озаткан хатын-кызлар, карт-коры, яшүсмер балалар ил арбасына җигелеп, көне-төне эшләп, фронтны икмәк белән тәэмин итәләр. Сугыш афәте мәктәп тормышына да зур үзгәрешләр кертә. Укытучылар укучылар белән бергә кырдан кайтып керми эшлиләр. Төнлә лабогрейкада аш суктыру, заем, салым җыю эшенә тартылалар.

Сугыштан соңгы авыр елларда 1950 елга кадәр Акъяр мәктәбе башлангыч мәктәп булып эшләп килә. 1950-1951 уку елында 5 класс ачыла, мәктәп директоры булып Хәбибулла Хәйрулла улы Якин эшли башлый. Уку эшләре мөдире вазифасын Г.Заппаров башкара. Җидееллык мәктәп ачылу белән мәктәпне кадрлар белән тәэмин итү кирәк була. 1950-51 уку елында Мавлютовлар гаиләсе (Кави, Сәгадәт), Фәрит һәм Сөембикә Алиевлар, Ильяс һәм Әминә Назаровлар, Җәүһәрия Гомәрова, Һәнүзә Тимербикова кебек урта белемле укытучылар эшли башлый.

1951-52 уку елында Казан укытучылар институтын тәмамлап, юллама белән рус теле укытучысы Роза Солтанова эшкә килә.

Акъяр җидееллык мәктәбенә Чаплык мәктәбен тәмамлаучы укучылар да килеп укыйлар. Хәбибулла Якин беренче мәктәп директоры буларак, җидееллык мәктәпне ачу, яңа кадрлар белән тәэмин итү, уку-укыту өчен биналар булдыру кебек эшләрне җиренә җиткереп башкара. Мәктәп өч бинада эшли.

1953-54 уку елында Акъяр мәктәбенә директор итеп Кыштунлы җидееллык мәктәбеннән Хатыйп Хөббәтулла улы Хәбибуллинны күчерәләр.

Хатыйп Хөббәтулла улы килеп эшли башлау белән яңа мәктәп бинасы төзү турында кайгырта. Сугыштан соңгы авыр елларда хөкүмәт авылларда мәктәпләр өчен биналар төзүгә бер тиен дә акча бирә алмый иде. Ләкин һәркайда колхоз җитәкчеләренең фидакарьлеге белән агачтан мәктәпләр салына башлый. Акъярда да колхоз рәисе Абелмәгъҗан Галиев 360 меңгә төшереп, колхоз көче белән җидееллык мәктәп өчен агачтан яңа бина төзетә.

Хатыйп Хәбибуллин яңа мәктәп, мастерской, ашханә, интернат йорты салдыру өчен күп көч түгә. Яңа мәктәптә мәктәп директорының һәм укытучылар коллективының тырышлыгы белән уку әсбаплары, техник кулланмалар белән баетылган рус теле, татар теле, математика, физика, биология кабинетлары булдырыла. Мәктәптә белемле, тырыш, иҗади эшләүче укытучылар эшли. Башлангыч классларда Сәгадәт Мавлютова, Һәнүзә Шаматова, Сәкинә Казымова, Әкълимә Тимшанова, Гашүрә Качаева башлангыч белемне балаларга бирәләр. Рус телен Роза Качаева, Бибиниса Хәбибуллина, Әнүзә Хәмитова, Луиза Заппарова, татар телен Люция Хәбибуллина, тарих фәнен Хатыйп Хәбибуллин, физика, хезмәт дәресләрен Газиз Заппаров алып бардылар. Коллектив зурая торды. Төмән педагогия институтын тәмамлап, Мәкъсүдә Мадьярова, Сара Тузбакова математика укытучысы булып килделәр. Башта урта белем белән соңыннан читтән торып Төмән институтының биология бүлеген тәмамлап, Әкрам Мадьяров биология фәнен, Таип Рәхимов немец телен, Маһирә Рәхимова-Рябикова татар-рус телләрен, Флера Бәдретдинова немец телен, Шәйдулла Казымов тарих фәнен, Кави Мавлютов татар теле, физкультура фәннәрен укыттылар. Соңгы елларда башлангыч классларда Гашүрә Качаева, Галия Кәримова, Равилә Галиәкбәрова, Шәмсия эшләделәр. Тәлгатъ Хәмидуллин физкультура дәресләрен алып барды.

Мәктәптә класстан тыш эшләрне, пионер, комсомол эшен укытучы Флориза Качаева җитәкләде. 1960 елларда барлык фәннәрне рус телендә укытуга күчерелсә дә, мәктәп миллилеген югалтмады, үз милләтенә хезмәт итте, класстан тыш эшләр ана телендә алып барылды. Юбилей, бәйрәм көннәре, төрле кичәләр, очрашуда балалар рәхәтләнеп үз телләрендә сөйләштеләр.

Люция ХӘБИБУЛЛИНАНЫҢ “Гомерем мизгеле”китабыннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума