#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Акъяр мәктәбендә семинар

последние и лучшие новости искусства в мире

“Кайда гына булмасын, халык арасында белемгә - гыйлемгә омтылу, яктылыкка күз багу бик борынгы заманнардан ук килгән. Төмән районы, Акъяр авылында Октябрь революциясенә кадәр ук 30лаган баланы сыйдырган мәдрәсә-мәктәп эшләп килгән, хәтта чит авыллардан килеп укучылар булган. Мөгаллим Хөтчәтулла мулла дин сабакларын, дөньяви фәннәрдән: тарих, географиядән белем биргән. Соңыннан гарәп графикасын һәм исәп-хисап фәнен өйрәткән. Хатыны Нуриҗамал абыстай кызлар өчен торак-мәктәп булмаганлыктан, аларны үз өендә укыткан. Карты дөм сукыр булганга, бөтен эшне аңа үзенә алып барырга туры килгән. Хөкүмәт аларга бер тиен дә хезмәт хакы түләмәгән, бары тик шәкертләр генә җомга көнне акчаларын хәер итеп биргәннәр. Нуриҗамал мулинә, карты Хөтчәтулла мулла гаять гыйлемле кешеләр булганнар, мәгърифәтчелек эшен бик тә күңел биреп эшләгәннәр” – дип яза Л.Б.Хәбибуллина үзенең “Себердә татар мәгарифе (ХХ гасыр)” китабында.

Еллар үткән. 1950 нче еллар да килеп җиткән. Акъяр мәктәбенә укытучылар - Хәбибуллиннар гаиләсе күчеп килә. Алар да бөтен күңелләрен биреп укыта башлыйлар. Люция Бәдретдин кызы – татар теле укытучысы, ә иптәше Хатыйп Хөббәтулла улы - мәктәп директоры. Хатыйп абый 50 елга сузылган педагогик хезмәтенең 40елга якынын авылда мәктәп директоры булып эшли. Мәгърифәт эшенә алар көч куйган, изге эшләрен әйтеп тә бетергесез.

Хәбибуллиннар белем учагында эшләгән вакытта туган телне өйрәнүгә күп әһәмият бирелде. Мәктәп Төмән өлкәсендә тәҗрибә мәктәбенә әверелә, методик үзәк булып тора. Монда семинарлар, фәнни конференцияләр, очрашулар үткәрелә. Татарстан җиреннән язучылар, галимнәр, журналистлар, җырчылар биредә еш кына кунак булалар.

Бүгенге көндә Червишево белем учагының филиалы булган Акъяр мәктәбендә Хәбибуллиннар, Мәүлетовлар, Рәхимовлар, Казымовлар, Алиевлар, Кәримовлар, Качаевлар кебек укытучылар династияләренең укыту традицияләрен дәвам итеп, яшь буын укытучылары 93 балага фән нигезләрен төшендерәләр.

Мәктәптә татар теле укытучылары семинары үтеп китте. Төмән районының барлык этномәдәни компонентлы мәктәпләреннән килгән апалар алдында укыту эшләре буенча директор урынбасары Ч.Х.Качаева сөйләде:

- СанПиН таләпләре буенча безнең уку йортында татар теле дәресләре шимбә көнне укытыла. Өч укытучы татар теле һәм әдәбиятыннан 50 балага белем бирә. Беренче класста дәресләр булмау сәбәпле, татар телендә класстан тыш чара – “Минем мавыктыргыч телем” түгәрәге алып барыла. Курс 34 сәгатькә төзелгән. Соңгы вакытларда балалар күп укымаганга, тел байлыгы сай булганга, түгәрәк мондый юнәлешләрдә уздырыла: 1) монологик һәм диалогик сөйләм белән таныштыру; 2)сөйләм культурасын өйрәнү; 3) туган телгә мәхәббәт тәрбияләү, аның асылларын ачу; 4) әхлакый кагыйдәләрне үтәү.

Балалар бакчасында тәрбия эше рус телендә генә бара, чөнки ата-аналар, күбесенчә, балалары белән русча аңлашалар дип әйтергә дә була. Туган телгә мәхәббәт, аны өйрәнүгә балаларда теләк уяту максатларын тормышка ашыруда мәдәният йорты хезмәткәрләре зур булышлык күрсәтәләр: түгәрәкләр, бәйрәмнәр, конкурсларда катнашулар һ.б.

Соңгы ике елда безнең мәктәп укучылары татар теленнән район олимпиадасында 3, 4нче урыннар яуладылар, өлкә күләмендәге бәйгедә дә катнаштылар; сәнгатьле сөйләү буенча районда 1нче, өлкәдә 3нче урыннарны алдылар.

Кимчелекле якларыбыз да бар. Яшь ата-аналар туган телебезнең шәхес тәрбияләүдә урынын аңлап җитмиләр, укучыларның кызыксынып белем алу дәрәҗәсе дә яхшылардан түгел. Белем бирү эше соңгы вакытта авырлашкан булуга карамастан, безнең коллектив халыкка мәдәният, мәгърифәт нурлары таратырга тиеш.

Шундый сүзләр белән семинар ачылды. “Нәүрүз бәйрәме – ямьле бәйрәм” класстан тыш чарасы беренче булып узды, ул чара укытучы апаларның кәефен күтәреп җибәрде, эшләргә дәрт өстәде. Бәйрәмдә төрле катлам укучылар катнашты. Язбикә белән Суык бабайның көрәшүен балалар һәм кунаклар бик яратып карадылар. Уенда катнашучылар үзләренең сөйләү, җырлау, бию, уйнау осталыкларын күрсәттеләр. Мәктәп күләмендә үткәрелгән бәйрәмнәрдә ата-аналар, әбиләр бик теләп катнашалар.

Семинарда Акъяр мәктәбенең татар теле укытучысы Клара Сәйфуллина 5 нче класста “Әмирхан Еникинең “Курай” хикәясен өйрәнү” дигән темага багышланган дәресен уңышлы үткәрде, дип әйтергә була. Укытучы үзенең дәресенә мондый максатлар куйды: танылган язучының тормыш юлы белән таныштырып китү, укучыларда татар халкына, аның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләү. Тел белгечләре бу дәрескә тирән анализ ясадылар, киңәшләр дә бирделәр.

Татар һәм башкорт халыкларының музыка коралларына багышланган дәрестә төрле методлар, алымнар кулланылды. Уку-укыту ысулларыннан яшь укытучы бик урынлы файдалана алды.

Түгәрәк өстәл янында рус телендә ике доклад укылды. Каскара урта мәктәбе филиалы булган икенче санлы мәктәптән Г.Р.Корманова “Балаларны рухи-әхлакый тәрбияләүдә этномәдәни традицияләр” дигән темага чыгыш ясады. Милли традицияләрне халык мәдәнияте белән бәйләде. Халык педагогикасының тәрбия процессындагы ролен дәлилләп төрле язучыларның фикерләре китерелде. Халык авыз иҗаты әсәрләре булган әйтем-мәкальләргә, халык җырларына, әкиятләргә зур әһәмият бирелде. Алар татар халкының рухи мирасы булып калачак, әхлакый тәрбиянең нигезен тәшкил итәчәк.

Икенче чыгышны Индрәй мәктәбеннән Р.Г.Алеева ясады. “Этномәдәни традицияләрне өйрәнү аркылы укыту тирәлегендә милләтара толерантлык тәрбияләү” дигән темага багышланган докладын ул РФ Премьер-министры Д.Медведевның сүзләре белән башлап җибәрде: ”...балаларны төрле халыкларның традицияләре белән кызыксындырырга кирәк, аларны чит-ят итеп түгел, ә якын һәм аңлаешлы итеп күрсеннәр”. “Кемгә яшәргә килгәнне дә онытмаска кирәк”, - дигән В.Путин. Укытучы сөйләмендә үз мәктәпләрендә үткәрелгән толерантлык буенча төрле эш формаларын санап китте: туган телне өйрәнү, милли традицияләр белән таныштыру, сынлы сәнгать, җыр-биюләр, янәшәдә яшәгән халыкларның гореф-гадәтләрен үзләштерү, бәйрәмнәрендә катнашу, дәресләрдә “әдәбиятлар диалогы” методын куллану, төрле милләт әсәрләрен чагыштырмача өйрәнү. Музей педагогикасын киң куллану, “Сәләтле балалар белән эшләү” программасын тормышка ашыру, туган телне тирәнтен өйрәнү – иң кирәкле чаралар.

Семинарга йомгак итеп фикер алыштык, киләсе очрашуның апрель аенда Каскара мәктәбендә үткәрелүе әйтелде.

Үземнең мәкаләмне докладчы Рәүфә Алеева чыгышыннан К.Паустовскийның туган тел турында әйтелгән сүзләре белән тәмамлыйм: “Человек, равнодушный к своему языку, - дикарь. Истинная любовь к своей стране немыслима без любви к своему языку”.

Рәйсә РӘХИМОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836