Материалы

Аккош мәхәббәте

последние и лучшие новости искусства в мире

Вагай районы, Кече Уват авылы. Күл янында яшәгәнгә, миңа аккошлар тормышы бик таныш. Язын-җәен сеңлем Венера белән күл янына аккошлар карарга барабыз. Көзен җылы якларга кайтуларын саубуллашып озатабыз. Үзләренчә сөйләшә-сөйләшә кайтырга җыеналар. Әкрен генә күл өстеннән күтәрелеп оча башлыйлар. Берсе кинәт борылып, күл өстенә килеп төшә дә, кыйгаклап, кычкыра-кычкыра озын күл буен әйләнеп чыга. Соңгарак иптәшләре артыннан очып китә. Хәзер күз алдыма килсә, әле дә күреп торам шикелле. Ул иптәшен югалткан булыр.

...Тормышта да ялгыз аккошка охшаган ирләр, хатыннар очрый. Бүгенге язмам турыдан-туры иң олы киявем - Акъяр авылында яшәүче, лаеклы ялдагы хезмәт ветераны Хәлил Хәйрулла улы Зимагулов турында. Аларның “Гаилә язмышы”н 2014 елда (июнь) “Яңарыш”ка язган идем.

Венера авырудан төзәлә алмады. Бакый дөньяга китүенә 25 ел була. Хәлил 49 яшендә 2 бала, 1 кыз белән ялгыз кала. Мәктәптә эшли. Ничек кенә авыр булса да, күп еллар ятып авырган хатынын үз кулында теге дөньяга озатты. Төрлесен күргәндер, моңсуланып елаган көннәре дә булгандыр. Аңа бергә тормыш корырга, шәһәргә чакырып яшәргә тәкъдим итүчеләр бар иде. Ул тормыш иптәше Венерасына тугрылыклы калып, балалары өчен яшәргә тырышты. Ышанычлы терәк булып, чәчми-түкми, җил-давылдан саклап, йөрәк җылысын, балаларына дөрес тәрбия биреп укытты. Ике улы тәртипле, акыллы укытучылар, үз тормышлары белән яшиләр. Кызы балалар бакчасында эшли. Ул хөрмәтле бабай, 4 оныгы бар. Иң зур оныгы Төмәндә эшли, 4 сыйныфта укучы оныгын мәктәпкә озата, дәресләр бетсә, алып кайта, этләрдән саклый. Телефон белән сөйләшсәк, әле дә Венераны сагынып искә ала. Каберенә юлын суытмый, хәтер көнен үткәрә.

Ярый әле, Акъярда 36 ел укытучы булып эшләгән, әнисе урынына калган, кайгы-шатлыкны уртаклашучы Бибиниса апасы яши. Мең-мең рәхмәт Хәлилгә, июнь аенда аңа 74 яшь тула. Туганлыкны саклап озак еллар, исәнлек-саулык белән яшәргә насыйп булсын иде.

Язмамны “Аккош мәхәббәте” дип атадым. Чөнки башка кошларда мәхәббәт алай түгел. Без Янектә яшәгәндә казларыбызны урамга чыгарсак, ата каз кычкыра-кычкыра, күрше Сара апаның казларына оча. Күрешкәч, каңгылдап, өч анасы янына кире килә иде.

Хәят ЗӘЙНЕТДИНОВА, Түбән Тәүде районы, Урта Тарман авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума