#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алар җиңү яулап кайттылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Баш корабльләр старшинасы Тәүзих Гәрәй улы Насыйров 1915 елда туган. ВКП (б) әгъзасы. Армиягә 1936 елның октябрендә китә. Хәрби хезмәттә Кызыл байраклы Амур флотилиясе, диңгез артиллериясендә 9 ел була. Ерак Көнчыгыш фронтында 1945 елның августыннан алып 1945 елның сентябренәчә сугыша. Милитарист Япониянең Квантун армиясен тар-мар итү сугышчан хәрәкәтләрендә катнаша. Елга корабльләренең Бурейск бригадасында Зее бронекатерларының икенче аерым дивизионында сугыша. Япон флотилиясенә каршы диңгез операцияләрендә һәм дошманның яр буендагы көчләрен юк итүдә катнаша. 1945 елның 19 октябрендә демобилизацияләнә. II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены”, “Ушаков медале”, “Японияне җиңгән өчен” медале белән бүләкләнә. Лаеклы ялга чыкканчы Түбән Тәүде районы, Кыткүл авылында почта бүлеген җитәкли. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны 1999 елны дөньядан китә.

Рядовой Хәкимҗан Әхмәтҗан улы Кәримов 1925 елның мартында Кыткүлдә туган. Белеме - 4 сыйныф. Хәрби хезмәткә 1943 елның январенда алына. 1943 елның июленнән 1945 елның маена кадәр фронтта була. 502нче укчы полкы 177нче укчы Любанск дивизиясе составында Ленинград фронтында сугыша. Карельск муентыгында акфиннарны тар-мар итүдә катнаша. 1944 елның июлендә үтәдән-үтә уң як беләк сөяге яралана.

Госпитальдә озак дәваланганнан соң 96нчы укчы полк составында Балтыйк буенда немец-фашист илбасарларының Курлянск төркемен чолганышка алуда катнаша. 1945 елның январенда шартлаган снаряд кыйпылчыктан җилкәсе һәм башы икенче тапкыр каты яралана. Төрле хәрби госпитальләрдә авыр операцияләр кичерә. 1945 елның июнендә хәрби-табиб комиссиясе тарафыннан яралану буенча хәрби хезмәткә яраксыз дип таныла. 1нче төркемдәге сугыш инвалиды, II дәрәҗәдәге “Ватан сугышы ордены”, “Жуков медале”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале һәм башка бүләкләргә лаек була. Лаеклы ялга чыкканчы “Большевик “ колхозында тимерче булып эшли. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәкимҗан Кәримов 2005 елда мәңгелек йортына күчә.

Рядовой Әхмәтгали Мингали улы Абдерахманов 1926 елның декабрендә Кыткүлдә дөньяга килә. Белеме - 6 сыйныф, сугышка хәтле ОГПУ колхозында эшли. 1943 ел азагында армиягә китә. 1943 елның февралендә 44нче запастагы укчы дивизиясенә озатыла. 1944 елның 18 августыннан 1944 елның 11 сентябренә кадәр 191нче укчы дивизия составында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. 1945 елның 4 апреленнән 1945 елның 10 августынача 9нчы һава-десант дивизиясе составында пулеметчы булып сугыша. Яраланмый, контузия алмый. Җиңүне Прага астында каршы ала. 1950 елның январь аенда запаска чыга. Күп медальләр белән бүләкләнә. Урман хуҗалыгында нефть табу тармагында эшли. 1975 елны социалистик ярыш җиңүчесе була. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны 1999 елның февралендә вафат була.

Вилдан КӘРИМОВ.
(Диләфрүз Фәхретдинова тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836