#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Алар миңа якын”

последние и лучшие новости искусства в мире

10-5Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында урнашкан “Молоко” җитештерү компаниясе каршында оешкан “Бәхетле Сибирия” кибетендә үзенчәлекле, кешеләрне хәйран калдырырлык кибетче эшли. Ул – 34 ел хезмәт стажлы Ирина Александровна Шәрипова. Асылы шунда: рус милләтеннән булуына карамастан, матур, шәп татарча сөйләшә, татар хәрефләрен дә, авазларны да дөрес, чиста итеп әйтә, һичнинди акценты да юк. Сатып алучылар белән ягымлы, сораганыңны аңлатып, төшендереп бирә, тыйнак. Авылның олысы-кечесе ихтирам, үз итә. Аеруча пенсионерлар якын күрәләр, озак еллар аралашканга Ирина ханыма ияләшкәннәр. Ул - үз һөнәренең остасы. Без аннан үзе, хезмәте турында сораштык.

- 1984 елны өлкә потребсоюзының Төмән кооператив техникумын тәмамлаганнан соң, билгеләү буенча Бухарин авылына эшләргә килдем. Элек уку йортын тәмамласаң, җибәрелгән урында бер-ике ел мәҗбүри хезмәт итәргә кирәк иде. Ярар, вакытлыча эшләрмен дә, аннары Түбән Тәүдегә кайтырмын дип уйладым. Дус кызлар шулай эшләделәр, төрле авылларда хезмәт иткәннән соң, район үзәгендә төпләнделәр. Әмма язмышым минем нәкъ монда булган икән.

Бухаринда көнозын кибеттә берүзем сатындым, ял итәргә дә вакыт юк иде. Кешеләр ят, үземне ялгыз сизәм. Беренче вакытларда елый идем, әкренләп ияләштем. Анда ике ел эшләдем, кияүгә чыккач, Киндерле кибетенә күчендем, ул райпога буйсынды. Равилә апа Сафонова белән хезмәт иттек. Ул тәҗрибәле, һөнәрен яхшы белүче, җитди хезмәткәр иде, мине дә өйрәтте. Равилә Риза кызына ярдәме, кешелеклелеге өчен зур рәхмәт. Авыр 90нчы елларны да бердәм булып, бер-беребезне аңлап кичердек. “Большевик” колхозында ашханә мөдире булып ике ел эшләдем, барыбер кирегә кибеткә кайттым. Әби-бабайлар башта кул белән күрсәтеп, соңыннан сүзләрне әйтеп татар телендә сөйләшергә өйрәттеләр. Эшемне, үземнең сатып алучыларымны яратам, алар миңа бик якын. Бервакыт, авырып берәр ай район шифаханәсендә яттым, анда киндерлеләрне күргәч шатландым, тизрәк яннарына кайтасы килде, - дип сөйләде Ирина Александровна.

Чибәр, шәфкатьле, тырыш Ирина ханым өч бала анасы. Каенанасы белән уртак тел табып, бер-берсен ихтирам итәләр. Инганың ике кызы үсә, Артем белән Ильяр буйга җиткән егетләр. Тормыш иптәше Рафаэль Арип улы белән Бухаринда зур йортларында сыер, сарыклар, кош-корт тоталар. Рафаэль “Молоко” оешмасында эшли. Ял көннәрендә Төмәннән балалары, оныклары кайтып хәлләрен белешәләр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836