Материалы

“Алар һәрвакыт истә”

последние и лучшие новости искусства в мире

27-13Узган Хәтер көнендә редакциягә “Чинги-Тура” мини-футбол командасын оештыручы, хәзерге көндә аның остазы булган Фәйзи Йосыф улы Даулин кереп, үзен борчыган хәлне сөйләп, киңәш сорады. Баксаң исә, Төмән шәһәренең Яңавыл 9нчы мәктәбе каршында Бөек Ватан сугышында һәлак булган авылдашларга куелган һәйкәлдә әтисенең бертуганнары – Искәндәр, Мөхтәбәр, Мортазаның фамилияләрендә хата җибәреп, “Давлин” дип язганнар икән, аны ничек төзәтеп булыр, дип кызыксынды. Аннары ул әтисе – Йосыф Исхак улының ничек 1938 елда армия хезмәтенә чакырылып, шуннан сугышка алынуы турында тәфсилләп сөйләде.

Беренче Белоруссия фронты гаскәрләре сафында фашистларга каршы көрәшкәндә әсирлеккә төшә. Й.Даулин язмышка буйсынырга теләмичә, ике мәртәбә качу оештыра, бары тик өченчегә генә аңа уңыш елмая. Авыр тикшерү үтеп, яңадан сугыш кырына җибәрелә һәм хәрби хезмәттән бары тик 1946 елның 14 маенда гына демобилизацияләнә. Авылга кайткач, Шыкчада укытучы булып эшләгән Гыйльминур Шакир кызына өйләнеп, 4 егет үстерәләр. “Әтием, бабаларым белән бик горурланам. Бабаларымның каберләре билгесез, ә менә әтиемнең каберенә быел да 9 майда чәчәкләр салдым”, - диде Фәйзи Йосыф улы. Форсаттан файдаланып, без “Тумән Чинги-Тура” мини-футбол командасының хәлләре белән дә кызыксындык.

- Мин команданы яшьләргә тапшырып, аларның иң актив җанатарларына гына әйләндем. Хәлләрен белешеп, аралашып яшибез. Узган ялда алар Төмән районы командасы белән уйнадылар, аннан алда Екатеринбург шәһәреннән 2 урын яулап кайттылар. Команда бик көчле, тәртипле, финанс яктан да тәэмин ителгән. Аларның уңышлары җаныма бәлзәм булып ягыла. Үзем дә мини-футболны ташламадым. Атнасына ике мәртәбә шәһәрнең “Надежда” спорт залында “ветераннар” очрашып, мини-футбол уйныйбыз. Арада татарлар күп булгач, уйнаганда үзара туган телебездә дә сөйләшеп китәбез. Башка милләт вәкилләре ачуланмыйлар, киресенчә, “татарин” дип безгә хөрмәт белән мөрәҗәгать итәләр. Элек стадионнарда махсус үлән үстерелә иде, кызганычка каршы, хәзер ясалманы түшиләр. Үләндә йөгереп йөрүләр җанга үзе бер ләззәт бирә, аяклар ял итә, ә ясалма үләндә яралану очраклары күп һәм яра тиз төзәлми, – дип сөйләде ул. Шул чак сөйләшүебез Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Сочи шәһәрләрендә барган футбол буенча конфедерацияләр кубогы белән бәйләнеп китте. Ул: “Уеннарны көн саен көтеп алам. Футболчылардан бары тик Федор Смоловны гына аерып әйтә алам. Оста, бар күңелен биреп уйный. Икенче елга футбол буенча дөнья чемпионатын карарга Казан шәһәренә барырга дип планлаштырам”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума