Июль 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Почта - иң борынгы элемтә төрләренең берсе һәм, техник алгарышның барлык казанышларына карамастан, ул иң массакүләм һәм үтемле элемтә чараларының берсе позициясен дә саклый.
Һәр йортта почтальонны көтәләр. Кемгә почта тартмасына газета, кемгә журнал яки хат төшерергә кирәк, ә заказлы хат булса - адресат белән очрашасың, әле өлкәннәргә пенсия бирәсе бар. Почтальонга үз эшләрен һава торышы белән дә исәпләшмичә башкарырга туры килә.
Минем героем - Аксурка авылы хат ташучысы Бибиниса Алиәкбәр кызы Абдуллина. Бу вазыйфада ул менә 10 ел эшли инде. Аңа бүген 59 яшь, әмма ул эшләвен дәвам итә. Өченче ел авылда почта бүлекчәсе юк: оптимальләштерү сәбәпле, аны яптылар.
Почтаны атнага өч тапкыр алып киләләр. Карагайга барганда Бибиниса Абдуллинаны почта машинасы утыртып китә, анда ул аксуркалыларга һәм Икенче Сала халкы өчен корреспонденция ала. Авыл халкы, нигездә, “Сельский труженик”, “Яңарыш” газеталарын, хатын-кызлар “1000 киңәш”, “ЗОЖ”, “Файдалы” журналларын укыйлар, сугыш ветераннарына бушлай “Төмән өлкәсе бүген” газетасы килә. Почтальоннан “Ямская слобода” һәм “Кроссворды” газеталарын сатып алып була. Хат ташучы ике авылны зур сумка белән уза, йортлар буенча пенсия дә, ташламалары булган кешеләргә һәм балалы гаиләләргә барлык социаль түләүләр дә тарата.
Бибиниса Алиәкбәр кызы - җаваплы, намуслы, тыйнак һәм тәртипле хатын-кыз. Ул - аралашучан, үзе һәрвакыт ярдәмгә әзер. Аны авылдашлары яраталар, хөрмәт итәләр. Пенсионерларга яхшы сүз әйтергә, авыл, районның соңгы яңалыкларын сөйләргә дә вакыт таба. Белгечлеге буенча Бибиниса Абдуллина хисапчы, элек “Аксурский” совхозында эшләгән. Пенсиягә 50 яшендә, күп балалы әни буларак рәсмиләштерелә.
Бүгенге көндә хөрмәтле хат ташучының балалары, дүрт оныгы бар. Армиядә хезмәт иткәннән соң ике улы вахта ысулы белән эшли, кызлары шәһәрдә хезмәт куя. Алар әниләре янына еш киләләр, хуҗалык эшләрендә булышалар. Ире фаҗигале рәвештә югалганга алтынчы ел инде. Инсульттан соң ул озак дәвалана, җиләк-җимеш җыярга, балыкка йөри. Көз көне сазлыкка киткән һәм әйләнеп кайтмаган. Аны кышка кадәр эзлиләр, табылмый.
Бибиниса Алиәкбәр кызы - яхшы хуҗабикә, кайгыртучан ана, оныкларын яраткан әби. Өйдә, бакчада чисталык, тәртип, төрле чәчәкләр үстерә. Ул үз хуҗалыгын алып барырга, тырышып эшләргә дә өлгерә. Намуслы хезмәте өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек була.
Вакытында алынган пенсия, төрле күчерүләр, көтеп алынган хат, кыйммәтле посылка яки яраткан газета – ул хат ташучының көндәлек хезмәте нәтиҗәсе. Авыл почтальоны Бибиниса Алиакбәр кызы Абдуллина әнә шулай эшли дә.
Фатыйма ВАБИЕВА, Вагай авылы.
(Гөлнур ВӘЛИЕВА тәрҗемәсе).