#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Аллаһым үзләренә иминлек бирсен”

последние и лучшие новости искусства в мире

31-12“Үземне белә башлаганнан бирле әниемне гел тегү машинасы артында утырып матур күлмәкләр, костюмнар, хәтта пальто, плащлар тегүен хәтерлим”, - дип сүзен башлады “Дуслык” (җитәкчесе Х.Мирхәйдәров) халык җыр ансамбле җырчысы Әлфирә Әйтбаева. “Бүгенге көндә әнием без катнашкан концертларның берсен дә калдырмый. Сеңлебез Халидә белән һәрвакыт беренче рәттә утыралар. Ансамбльдә бит без, аның ике кызы, җырлыйбыз. Һәр концертта әниебезгә җыр багышлыйбыз, бүләгебезне ул сүзсез дә аңлый”, - дип, бу көннәрдә 80 яшьлек юбилеен каршылаган әнисе – Фатыйма Калбай кызы Нигъмәтуллина белән таныштырып.

Фатыйма Калбай кызы 1937 елда Төмән районы, Индрәй авылында 10 балалы гаиләдә игезәкләрнең берсе булып дөньяга килә. Ул чакта, күрәсең, игезәкләр сирәк тугангамы, аларны күрергә дип күрше авыллардан җәяүләп килүчеләр дә була. Әтиләре - Калбай Таҗетдин улы заманасына карап укымышлы, үзе оста балыкчы, эшчән дә була. Шуңа да шундый зур гаиләдә әтиләре канаты астында “ачлык”ның ни икәнен белми үсәләр. Ләкин сугыш башлангач, бронь бирелгән булса да, әтиләре үзе теләп фронтка китә һәм 1944 елда хәбәрсез югала. “Миңа 5 яшь булса да, әтинең сугышка чыгып киткән төнне яхшы хәтерлим. Китәр алдыннан ул безнең барыбызны да үбеп чыгып, 10 көнлек сеңлебезне кулына алып сөйде. Безне ул бик ярата иде. Колхоз складында кладовщик булып эшләде, ул мине җитәкләп шунда алып бара иде”, - дип балачак хатирәләре белән бүлеште Фатыйма апа. Бераздан ике абыйсын фронтка озаталар, 8 баланы әниләре Хөббениса Исмәгыйль кызы үзе карап кала. Тиздән гаиләгә олы шатлык булып Хәләветдин абыйсы яраланып кайта. Ә японнар сугышында катнашкан Хәмзә абыйларын бары тик 1951 елда гына каршы алалар. Фатыйма Калбай кызы авыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Шыкча җидееллык мәктәбендә белем ала. Хуҗалык зур, әнисенә булышырга кирәк булгач, югары белем алу турында хыялланмый да ул, авыл фермасына бозаулар карарга урнаша. 1959 елда Яркәү районы, Ахманай авылы егете – Тимерхан Әхмәтсалих улына кияүгә чыгып, Төмән шәһәрендә гаилә корып җибәрәләр, 4 бала тәрбияләп үстерәләр. Шәһәрдә ул тегү фабрикасына эшкә керә, оста куллы, тырыш хезмәткәрне коллегалары, түрәләре дә хөрмәтлиләр. “Мин пальто элмәкләрен юрмәүче идем. Бу бик җаваплы, авыр эш дип саналды. Балалар авырып, эшкә бара алмаган чакларда мине алыштыручы булмый иде, начальниклар ни эшләргә белмичә, мине өйгә килеп алалар иде”, - дип сөйли Фатыйма Калбай кызы. Ә инде халык арасында “оста тегүче” исеме таралып өлгергән ханым эштән соң төннәр буе һәм ял көннәрендә мода журналларыннан карап, өлгеләрне үзе ясап, заказ буенча күлмәк-костюмнар тегә. “Әнием безгә заманча киемнәрне һәрвакыт үзе тегеп кидерде. Туганнарга, күрше-дусларга да бушлай текте. Әтиебез дә алтын куллы иде. Өй җиһазларын агачтан үзе ясады, үзебез яшәгән таш йортны да үзе салды”, - дип өстәп куя икенче кызы Әнисә Рамазанова. Шунысы тагын мөһим - советлар чорында шәһәр җирендә яшәсәләр дә, Нигъмәтуллиннар балалары белән өйдә бары туган телдә генә сөйләшәләр. “Азат хатын”, “Казан утлары” журналларына язылып, аларны татарча укырга, язарга да өйрәтәләр. Бүгенге көндә Фатыйма апа кече кызы Халидә белән яши. Аның хәзер 6 онык һәм 3 нәбәрәсе бар. “Аллага шөкер, дәүләт пенсия түли, балаларым, кияү-киленнәрем хөрмәтлиләр. Кая телим, шунда машиналарына утыртып алып баралар, хәлемне белешеп, кайгыртып торалар. Туганнарым да мәрхәмәтлеләр. Туган көнемдә барыбыз җыелышып теләү ашы уздырдык. Мине зурлаганнарына, Аллаһым үзләренә иминлек бирсен”, - дип дога кылды, Фатыйма апа безнең белән саубуллашып.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836