#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алма агачыннан ерак төшми

последние и лучшие новости искусства в мире

12-3Төмән белән Тубыл арасы ерак түгел, җай чыккан саен Гөлшат Рисова тормыш иптәше Айрат белән әти-әниләренең хәлен белергә Тубылга ашыгалар. Тубылда узган мәдәни чарада аның белән миңа да танышырга насыйп булды. Алма агачыннан ерак төшмәгән, акыллы, ярдәмчел Гөлшат Заһидә апа һәм Сөнгатулла абый Бекениннар - укытучылар гаиләсендә туа. Аның балачак еллары тормыш шартлары җиңел булмаган Лаемтамак авылында үтә. Ул авылда яшәгәндә әти-әнисенең ышанычлы ярдәмчесе булып, өй, бакча эшләрендә генә түгел, әтисенә печән чабарга да булыша. Мәктәпне тәмамлап, 1981нче елны Төмән дәүләт университетының химия факультетына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлагач, Гөлшат Сөнгатулла кызын Төмән моторлар төзү заводына инженер, химик-технолог итеп билгелиләр. 1999нчы елдан якташыбыз экология-контроль лабораториясе җитәкчесе вазифасын башкара. Аның кул астында төрле югары уку йортларын тәмамлаган 12 белгеч хезмәт итә. Гөлшат Рисова 33 ел эшен намус белән башкара.

Ул өлкә Думасының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны” исемен алган. Күпме генә яшь булмасын, без әти-әни янына килгән саен аларның ярату тулы карашларын күрергә, теләкләрен, хәер-догаларын тыңларга ашыгып-талпынып кайтабыз. Сөнгатулла абый белән Заһидә апа өчен Гөлшат бик тә кадерле бала. Гөлшатның абыйсы Булат һәм энесе Азат вакытсыз бу дөньядан киткәч, ул әти-әнисенең ышанычлы, бердәнбер терәге. Тормыш шулай кайгы-шатлыклары белән үрелеп дәвам итә. Утыз елга якын гомер иткән тормыш иптәше Айрат Сабит улы белән йорт төзеп, бакча тулы яшелчә-җимешләр утыртып, аларны эшкәртеп, эшләгән эшләреннән, сайлаган һөнәрләреннән канәгатьлек, ямь һәм тәм табып Төмән шәһәрендә яшиләр. Якыннарына игътибарлы, хезмәттәшләренә карата гадел, ярдәм итәргә әзер булган, милләт җанлы якташыбыз Гөлшат Рисовага җаваплы эшендә киләчәктә дә уңышлар телибез. Лаемтамак авылында үскән, тәрбия һәм белем алган кызның тырышлыгы юкка чыкмаган.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836