Материалы

Алтын көзегез ямьле булсын

последние и лучшие новости искусства в мире

41-3Якты, кояшлы 1 октябрь көнне Индрәй авылы мәктәбендә һәм авыл клубында өлкән яшьтәге апа-абыйларга багышланган бәйрәм концерты оештырылды. Бәйрәм ачылышында авыл администрациясе башлыгы Лия Вәлишина һәм урынбасары Ринат Фәйзуллин тамашага килгән кунакларны бәйрәм белән котладылар, зур рәхмәтләрен белдереп, саулык-саләмәтлек теләделәр. Концерт программасында балалар туган телебездә шигырьләр сөйләделәр, матур җырлар җырладылар, ихлас күңелдән яраткан әби- бабайларына якты теләкләрен юлладылар.

Тамаша барышында оста алып баручы Руфина Бухарина укыту эшенә бар күңелләрен биреп озак еллар укытучы исемен югары күтәреп килгән Камилә Алиева, Әлфия Калиева, Кафия Тилимбаева, Лидия Тилимбаева, Рауза Тилимбаева, Рәмсия Усманова, Нуртидә Хәлимова, Мәрхүбә Шәриповаларга авыл халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен белдерде. Алар инде лаеклы ялда булсалар да, авыл тормышында актив катнашалар, бала-оныкларына зур терәк булып торалар.

Тантаналы бәйрәм күренешләрен тагын да ямьләндереп авылның яшь гармунчылары татар көйләрен уйнап күңелне рәхәтләндерделәр. Балаларны рухландыручы абруйлы җитәкчеләре, аларның иҗади үсешләренә юл салучы Илгиз Ихсановның виртуозлык белән “Чардаш”бию көен уйнаганда залдагы халык хәйран калып тыңлап утырды. Талантлы гармунчы, оста сүз иясе Җәгъфәр абый Касыймов чыгышын да халык зур алкышлар белән каршы алды. Моңлы гармун тавышына ул залда утыручыларны җырлатты да, биетте дә. Яшьләргә үрнәк күрсәтеп халкыбызның бию көйләренә Саймә Алеева, Сәйтүнә Балдина, Гөлнур Булатова, Сөембикә Вәлишина, Назия Колмәметьева, Вәлимә Нигъмәтуллина, Рауза Тилимбаева, Сәрвәр Усманова, Суфия Яхина апалар төйдереп биеп күрсәттеләр. Өлкәннәребезнең “Алтын көз” бәйрәме шулай бик күңелле үтте.

Зәкия СӘИТОВА,
Төмән районы, Индрәй авылы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума