#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алтын медальгә ия булган Элина

последние и лучшие новости искусства в мире

29-3Тубыл шәһәренең 15 нче мәктәп укучысы Элина Мусабирова башлангыч сыйныфлардан “5”ле билгесенә генә укый. Аның яратмаган фәне дә булмый. Кызыксынучан, яңалыкка омтылган, тырыш һәм җитез кыз мәктәптә укыган чорында халыкара, өлкә һәм шәһәр күләмендә узган олимпиадаларда, бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Алтын медаль һәм кызыл аттестат алган Элина Мусабирова бердәм дәүләт имтиханнарын бирү турында: ”Башка укучылар сыман мин дә дулкынландым. Минем өчен сораулар, биремнәр авыр да, катлаулы да булмады. Хәзер планымда югары уку йортына укырга кереп белем алу.

Мин генетик булырга хыялланам. Бу фәнни юнәлешне үзләштерермен дип уйлыйм. Биология фәне белән беренче бик дус түгел идем, авыр бирелгән иде. Аннары бу фәнне үзлектән өйрәнә башладым. Генетика, фән буларак, минем күңелемә ошады. Бу фән генетик үзгәрешләрне һәм мираслыкны өйрәнү белән шөгыльләнүче биологиянең бер бүлеге. Киләчәктә үземнең һөнәремне, эшемне бу юнәлештә күрәм”, - дип әйтә.

Кайсы яктан карасаң да тырыш, булган кызның киләчәге өметле, уңышлы булсын. Укучыларын шатлыклы вакыйга белән котлап мәктәп җитәкчесе Сәет Хисмәтуллин, укытучылар, әти-әниләре дә тормышта үз урыннарын табарга, теләгән уку йортларына укырга керергә, туган мәктәпләрен онытмаска дигән теләкләрен юлладылар.

Элинага киләчәктә дә куйган максатларына ирешергә язсын дигән теләктә калабыз.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836