#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алтын туегыз белән!

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең әби-бабаларыбыз дөньялыкта кешенең өч кенә туе була дип исәпләгәннәр. Бәби туе, никах туе һәм дөнья белән саубуллашу туе.

Декабрь аенда нигез күршеләрем – Гөлниса һәм Хөсәен Азисовлар үзләренең Алтын туйларын билгеләп үттеләр. Кеше өчен иң-иң изге, иң кадерле хисне без алтын белән бәялибез, алтын белән үлчибез бит.

50 ел... Әйтергә генә ансат бит ул! Хәтеремдә, үзләре аерым яшәү өчен әниләре, кече энеләре яшәгән өйдән ерак түгел, җыйнак кына бер кечкенә өй салып чыгалар алар. Бу өйгә керсәң, чыгасың килмәс. Хуҗабикәнең тырышлыгы белән өй җылы, чиста, якты, нурлы иде.

Хөсәен гаиләдә иң олысы булганлыктан, ялгыз калган әнисенең терәге дә, ярдәмчесе дә була. 12 яше тулар-тулмас балыкчыларга ияреп күлгә йөри. Балыкчылык һөнәре белән гомер кичерә, балалар үстерә. Гөлниса мәктәп ашханәсендә лаеклы ялга чыкканчы, пешекче булып эшли.

Алты кыз үстерәләр алар. Хәзер инде алты кызда 17 онык, 3 нәбәрә үсә. Кызларның һәркайсы гаилә корып, җитешле, матур тормышта яшиләр. Алты кияүләре аларның уллары шикелле якын, игелекле. Авылда яшәүче балалары, оныклары көн саен килеп хәлләрен белеп, булышып кайталар. Читтә яшәгәннәре телефон аша һәркөн сөйләшергә, юллар өзелгәнче килеп йөрергә тырышалар.

Күршеләрем белән гомер буе аралашып яшәдек. Балалар бергә уйнап үстеләр. Хәзер дә әле, хәлебездән килгәнче, бер-беребезгә йөрешәбез.

Туй мәҗлесендә юбилярларга кызларының үзләре пешергән икмәкне җылы сүзләр әйтеп тапшырулары, әниләренә ак яулык, әтиләренә чигелгән түбәтәй кидерүләре онытылмаслык мизгел булды.

Ә менә кияүләре матур, уңган, булдыклы кызлары өчен каенана белән каенатага рәхмәт сүзләре юлладылар. Бу түгелме ни иң олы хөрмәт, иң олы бәхет?!

Чиксез хөрмәт белән нигез күршегез Галия АБНАЗЫЙРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836