Материалы

Алтын куллы яшь оста

последние и лучшие новости искусства в мире

35-2Тубыл пединститутының рәсем ясау сәнгате факультетын тәмамлаганнан соң, Руслан Теляев халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә социаль эшләр буенча белгеч булып эшкә урнаша. Ә бүген ул өлкә күләмендә танылган алдынгы белгечләрнең берсе. Кече вакытында еш чирләгән егет сәламәтлеге чикләнгән кешеләрнең проблемаларын яхшы белә, шуңа да ул күңел җылысын бүләк итеп, аларның рухи һәм матди хәлләрен яхшыртырга тырыша. Аралашуга мохтаҗ булган әби-бабайлар һәм сәламәтлекләре чикле булганнарны кызыксындыра алган алтын куллы талант иясе рәсем, сөяктән кисеп сыннар ясый, флористика белән шөгыльләнә, тасмалар белән чигә, газеталардан кәрзиннәр үрә, бии дә әле.

Белгән һөнәренә ул сәламәтлеге чикләнгән балаларны, өлкәннәрне өйрәтә, булдыра алганнарын күреп шатлана. Укучыларының иҗади эшләре шәһәр һәм өлкә күләмендә узган күргәзмәләрдә тәкъдим итәләр. Түземле, сабыр, ягымлы егет өлкәннәр белән уртак тел табып, социаль ятимлекне булдырмаска тырышып, эшен яратып башкара. Яңа технологияләр, юнәлешләр өстендә эшләүче останың эшләре үткән ел Чиләбе шәһәрендә узган декоратив-гамәли сәнгать осталары фестивалендә беренче урынга лаек була. Быел ул өлкә күләмендә социаль хезмәткәрләре арасында узган бәйгедә катнашып “Иң яхшы социаль хезмәткәр” исеменә лаек булды. Инде Руслан Россия күләмендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүчеләре бәйгесендә катнаша. Бәйгенең нәтиҗәсе октябрь аенда билгеле булачак. Әйдәгез, Русланга уңышлар телик.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума