Материалы

Алтын туй

последние и лучшие новости искусства в мире

19-7Турай авылында ярты гасыр иңне-иңгә терәп, бер караштан бер-берсен аңлап бик матур гаилә – Нәзир белән Гөлнур Закировлар яши. Алар нәкъ 50 ел элек Татарстанның Балтач районы, Куныр авылында кушылып, бик матур туй үткәреп, Себергә юл тотканнар. Яшьләрнең күңеленә Турай бик хуш килә. Гаилә башлыгы Нәзир - биек буйлы, оста гармунчы, җырчы, яшь Гөлнурның күңелен тиз яулый. Кыз да зифа гәүдәле, сөйкемле, оялчан, оста куллы. Киленне егетнең әти-әнисе шулкадәр яраталар, хәтта үзләре яныннан беркая да җибәрәселәре килми. Нәзир гаиләдә ун бала арасында үсә, 5 кыз һәм 5 малай, әтиләре Зәки исән-сау фронттан кайта, балаларын тәртипле үстерә. Нәзир белән Гөлнур ике егет һәм бер кыз үстерәләр.

Шушы еллар эчендә аларны бөтен авыл халкы яратып өлгерә. Олы егетләре шоферлыкка укый, уртанчысы холодильниклар ясаучы мастер була, хәзер зур машинада эшли, буш вакытында укыганы буенча да эшләргә өлгерә. Иң кечкенә кызлары Гөлназ Төмән мәдәният институтын тәмамлап, күп еллар китапханәче булып эшли. 19-6Закировлар гаиләсенең алты оныгы һәм бер оныкчыгы да бар әле. Хәзерге көндә алар барысы да укып белем алалар. Иң зур горурлыклары - оныклары Алисә, ул медицина академиясенең 6 нчы курсында укый, терапевт булып эшли дә башлады, Регина - нефть һәм газ университенында белем ала. Алар барысы да кешелекле, ярдәмчел, тырыш булып үсәләр, әби-бабайдан үрнәк алалар. Нәзир абыйның шофер буларак 40 елдан артык стажы бар, ул хезмәт ветераны, күп еллар гармунда уйнап, өлкәнең иң яхшы гармунчысы да булды, авылдашларның, туганнарның бәйрәмнәрендә уйнап-җырлап татар җанлы булуын күрсәтте, татар халкына дан җырлады. Шушы еллар эчендә алар бик күп кош–корт, эре терлек, бакча үстерделәр. Закировлар гаиләсенә яңа гына Ямбай авыл советында губернаторның медален һәм грамотасын тапшырдылар. Алар һәрвакыт туганнарга, күршеләргә, авылдашларга якты чырайлы, кунакчыл, без алардан үрнәк алабыз.

Гүзәлия МУЛЛАЧАНОВА, Төмән районы, Шыкча авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума