Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ана шатлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

31-4Күптән түгел Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында зур сөенеч булды – туган ил алдында куелган изге бурычларын үтәп, туып-үскән нигезләрен, якыннарын, дусларын сагынып исән-имин ике солдат кайтты. Берсе – Рөстәм Сабитов, икенчесе – Илфар Ногманов. Әле кайчан гына озатканнар иде кебек үзләрен, бер ел узып та киткән.

Без Рөстәмнең әнисе – Гөлназ Сабитовадан шушы куанычлы вакыйга турында сораштык.

- Мондый шатлыклы, зарыгып көтеп алган мизгелне икенче тапкыр кичерәм. Олы улым Данир 2019 елны китеп, 2020 елның июлендә кайтып төште. Ватан алдындагы изге бурычын Камчаткада үтәде. Ул Хәрби диңгез флотында (ВМС) коры җир гаскәрләрендә хезмәт итте.

Кече улым Рөстәм башта Елань шәһәрендә «учебка»да булды, аннары Алтайга җибәрделәр. Ул һава һөҗүменә каршы оборона (ПВО) гаскәрләрендә хезмәтен үтәде. Анда хәрби машина йөртүче һөнәренә укып чыкты. Ике улымның да армиядән начальникларыннан «Рәхмәт хатлары» килде. 31-5Алар мәктәпне тәмамлагач, Төмәндә техникумнарда укып дипломлы белгечләр булып армиягә киттеләр. Сеңелләре Рузинаны нык яраталар. Тормыш иптәшем Равил Нурулла улы белән йорт эшләрендә дә безгә зур терәк. Һәр ата-анага куанып армиядән балаларын каршы алырга язсын. Дөньялар тыныч, имин торсын, - дип сөйләде Гөлназ Фәрит кызы.

Июль башында тагын бер егет армиягә китте – Данил Әхтәриев. Аны поезд белән Владикавказга озаттылар. Данилга хезмәтендә уңышлар, исән-сау әйләнеп кайтуын телибез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836