#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Февраль 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 31 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аның гомере бик кыска булды

последние и лучшие новости искусства в мире

Куркыныч сугыш инде еракларда калса да, аның ачы кайтавазы миллионлаган йөрәкләрдә яши. Хәтер мәңгелек...

28 январь көнне Ямбай урта мәктәбенең 8 “б” сыйныфы укучылары Советлар Союзы Герое Әхмәтрәшид Аширбәковның үлүенә 75 ел тулу уңаеннан Ямбай музей-тыюлыгында үткән чарада катнаштылар.

Музей хезмәткәрләре Венера Латыйпова һәм Халидә Садыйкова балаларны Геройның биографиясе белән таныштырдылар.

Әхмәтрәшид 1941 елның 25 мартында Тубыл өязенең Турай авылында туа. Ул гаиләдә өченче бала була. Барлык авыл балалары кебек эш сөючән, батыр булып, өлкәннәргә булышып үсә. Ямбай мәктәбен тәмамлап, тракторчылыкка укып чыга һәм Турай авылында “Урал” колхозында кырчылык бригадасында эшли башлый. 1937 елда Ямбай мәктәбендә пионервожатый булып эшләгән Майкамал исемле кызга өйләнә. Ике балалары туа – егет һәм кыз.

Тыныч кына яшәп ятканда, Бөек Ватан сугышы башлана.

Аларның гаиләләреннән беренче булып фронтка Әхмәтрәшид китә. Ул Көнбатыш, Воронеж, Көньяк-Көнбатыш, Брянск, Үзәк һәм 1 Украина фронтларында сугыша. 1943 елның 24 сентябрендә Днепр өстендә каты сугышлар, һава бәрелешләре тукталмый.

Каты бәрелеш вакытында елгага дошман самолетларыннан бомбалар ява, телефон элемтәсе дә өзелә. Батыр элемтәче Днепр елгасының салкын суына чума һәм өзелгән кабельне җайга сала.

1944 елның 28 январенда элемтәче Әхмәтрәшид Аширбәков Бердичево шәһәре янында үлә.

Ә.Аширбәковның энесе Хачиәкбәр Сафиулла улы Юмашев истәлекләре белән бүлеште: “Сугыш тәмамлангач та, әти-әнием белән Әхмәтрәшидне һәм 3 абыемны сугыштан көттек. Бу коточкыч хәбәргә ышанасы килмәде...”

Хачиәкбәр Сафиулла улы укучыларга 1975 елда Әхмәтрәшиднең кызы Нуртидә белән Геройның каберендә булып кайтуларын сөйләде. Бердичево шәһәрендәге зиратта ятучы абыйсының кабере каралган, җәен чәчәкләргә күмелә.

“Бөек Ватан сугышыннан кайтмаганнарны онытырга хакыбыз юк, чөнки алар гомерләрен башкалар бәхете өчен биргәннәр. Аларның истәлеге йөрәкләрдә мәңге саклана”, - дип чыгыш ясады укучылар алдында Ямбай авылының ветераннар Советы рәисе Зиннура Бандукова.

Розалия ИШМӨХӘМӘТОВА, Ямбай мәктәбе укытучысы, Төмән районы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836