Материалы

“Апа – авылыбызның иң хөрмәтле кешесе ул”

последние и лучшие новости искусства в мире

35 ел Ялутор районы, Исәт урта мәктәбендә укучыларга рус теле һәм әдәбияты дәресләреннән төпле белем биргән тыл һәм хезмәт ветераны, авылдашларының хөрмәтен яулаган яхшы күңелле, тормышка гел позитив карашта булган Рәшидә Сәгатәтдин кызы Калиева бу көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен каршылады.

Рәшидә Сәгатәтдин кызы тумышы белән Тубыл районы, Сүкләм авылыннан. Балачагы шул чор балаларыныкыннан бер дә аерылмый. Тик әнисенең уңганлыгы, тырышлыгы аркасында ачлык-җитешсезлекләрне җиңелрәк кичерәләр. Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка әтисе белән абыйсын озаткан кайгылы көннәрне ул бүген дә дулкынланып искә ала. Шундый авыр вакытта сабыр холыклы әнисенең кешелеклелек сыйфатларын югалтмаганына әле соклана ул. Ачлыктан тилмереп яшәгән көннәрдә абыйсы фронттан бераз акча җибәрә. Ул акчаны әнисе аңа бирә дә, Тубыл шәһәренә барып, базардан бәрәңге алып кайтырга куша. Бер чиләк бәрәңгедән көн саен берне алып шырцай пешерә, ә кабыгын калынрак кисеп, язын утыртырга җыеп бара. Яз көне җирне казып, әлеге үрентеләрен утыртып чыгалар. Иртәгесен чыксалар, утырткан орлыкларны кемдер казып алып киткән була. Башта ана белән кыз гарьләнеп елыйлар, аннары әнисе бераз уйланганнан соң: “Ярар, кызым, риза булыйк, Ходай насыйп итсә, үлмәбез. Алган кешенең гаиләсендә балалары күп. Ачлыктан шешенгән балаларны күреп, кайсы ананың йөрәге түзсен соң! Хәтта җинаятькә этәрә ул!” – дип әйтә. Шуннан бирле Рәшидә апа әнисенең истәлегенә тугры булып, тормышта бары яхшылык, изгелек эшләргә, һәркемнең күңелен күрергә, аңларга, хәленнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышып яши.

Исәт мәктәбендә җыр һәм хезмәт дәресләре укытучысы Нурзилә Хәлидуллина: “Апа – авылыбызның иң хөрмәтле кешесе. Аның һәркемгә кәефне күтәреп җибәрерлек җылы сүзләре табыла. Урамда очрашкан саен: “Мин сезнең турында “Яңарыш”та укып, уңышларыгызга шатландым. Бик яхшы, киләчәктә дә шулай тырышып эшләп, яңа уңышларга ирешергә язсын”, - дип мактап, күңелләрне күтәреп җибәрә. Без тимурчылар командасы белән хәлен белешергә кереп, ярдәм итеп чыгабыз. Ул безнең ярдәмгә мохтаҗ да түгел, шулай да, укучыларга рәхмәтләр әйтеп, беркайчан да бүләксез чыгармый”, - дип сөйләде.

Рәшидә апа Рәшит абый белән матур тормыш кичереп, 6 балага да югары белем биреп, олы юлга озаталар. Кызганычка каршы, Рәшит абый 1994 нче елда вафат була. Бүгенге көндә үзенең җыйнак, матур йортында Рәшидә апа ялгызы яши. Атна саен бала-оныклары килеп хәлен белешеп, эшләрен башкарып китәләр. Рәхмәтле укучылары, коллегалары, яшь укытучылар да Рәшидә апада еш кунак булалар.

Рәшидә Сәгатәтдин кызы “Яңарыш” газетасын беренче көннән алдыра. Үзе дә авыл тормышы, якташлары турында эчтәлекле, кызык мәкаләләр язып торды. Хәзер дә ул газетаны яратып укый. Гомумән, өлкә, ил яңалыклары белән кызыксынып, танышып тора. Хөрмәтле апаны олуг юбилее белән чын күңелдән котлап, корычтай сәламәтлек, иминлек, бәхетле озын гомер, җан тынычлыгы телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума