#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Апабызны юбилее белән котлыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

32-5Резидә Хөсәен кызы Динмөхәммәтова - үз һөнәрен гомерлек итеп сайлаган мөгаллимәләрнең берсе. Ул Көсәйкүл авылында туып, мәктәпне бишле билгеләренә генә тәмамлап, Голышманово педучилищесының башлангыч сыйныф укытучысы бүлегенә укырга керә. Уку йортын уңышлы тәмамлаган яшь укытучы диплом алганнан соң, туган авылы мәктәбендә хезмәт юлын башлый. Балалар, мәктәп тормышы белән үрелеп барган гомер юлында ул укучыларына үрнәк булып, эшен яратып башкара.

Дүрт ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшли, читтән торып Ишим дәүләт пединститутының физика–математика факультетында югары белем ала. Көсәйкүл мәктәбендә 43 ел хезмәт итә   - мәктәп завучы вазифасын башкара, күп еллар физика һәм математика фәннәрен укыта. Лаеклы ялда булса да, 60 яшен тутырган укытучы, яңа уку елында хезмәтен дәвам итәчәк. Үзенең мәктәптә укыткан еллары турында: ”Авылыбыз балалары саф күңелле, тырышлар. Алар тормышта үз урыннарын тапкан шәхесләр булып үскәннәрен күреп сөенәбез. Нинди генә фән укытучысы булмасын, иң мөһиме - укыткан фәнгә мәхәббәт уяту. Күп еллар катлаулы фәннәр укытучысы булып эшләдем. Укучыларны башлангыч сыйныфлардан математика белән кызыксындыра, аларда фәнгә мәхәббәт уята алганда уңышлары күренеп тора. Математика - төгәл фән, тырышларны ярата. Безнең мәктәп укытучылары балаларның уңышларына сөенеп, эшләренең нәтиҗәсен күреп, аларның шатлыклары белән уртаклаша беләләр,” - ди.

Изге һөнәр ияләре - укытучылар укыту белән бергә тәрбияви эшләргә, балалар белән бергә класстан тыш чаралар оештыруга күп вакытларын багышлыйлар. Көсәйкүл мәктәбе укытучылары да шундыйлар. Резидә Хөсәен кызы укучыларында кызыксынучанлык үстергән, бер-берсенә хөрмәт хисе, кешелеклелек тәрбияләгән, тирән белем биргән тырыш хезмәте өчен мәгариф отличнигы, мәгариф министрлыгының Мактау кәгазе белән бүләкләнгән укытучы.

Еллар, авырлыклар, кайгылар да аның холкын үзгәртми. Ягымлы, кайгыртучан, йомшак күңелле, яраткан һөнәренә тугрылыклы укытучыны юбилее белән котлыйбыз.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836