#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аш-су осталары

последние и лучшие новости искусства в мире

33-4Тубыл шәһәрендә узган “Искер-җыен” фестивалендә Вагай районының Коллар авылыннан килгән делегатлар үзләренең милли йортларын булдырып, кергән кунакларны сыйлар өчен бай табын әзерләгәннәр иде. Кайнатма, кабымлык, җиләк-җимешләрдән башка биредә 47 төрле милли ризык куелган. Күңел нинди аш тели – шуларның барысы да бар. Ул ризыклар тәмнәре белән генә түгел, төрле бизәкләре, формалары, өстәлгә матур, уңайлы итеп куелулары белән дә сокландырды. Мәсәлән, эртник балык формасында ясалган, хәтта күзләре, канат-тәңгәләренә хәтле ачык күренә.

Аккошлар формасындагы күмәчләрне зәңгәр күлне хәтерләткән желе өстенә тезгәннәр. Элек-электән Коллар авылы халкы керем ясар өчен күп итеп бәрәңге утырткан һәм эрбет чикләвеге җыйган. Шуңа басым ясап алар бәрәңгедән пилмән, шәңгә, капшырма пешереп китергәннәр. Ә менә эрбет күркәсеннән (шишка) әзерләнгән кайнатманы тәмләп карарга теләүчеләрнең саны аз булмады. Пәтер, тукац, мушник, уйма, бавырсак, кош тел, күптермә кебек себер татар ашлары арасында вак бәлеш, җимешле пирог, чәк-чәк кебек татар халкы ашлары да хөрмәтле урын алып тордылар. Вагай делегациясен җитәкләүче Коллар авылы клубы мөдире Әлфия Галиуллина үзенең уңган хуҗабикәләре - Мәүличамал Имамова белән Наилә Ярмәмәтовага күрсәтеп: “Алар инде 21 ел рәттән Сабантуйлар, “Дуслык күпере” өлкә халыкара фестивалендә катнашып һәрвакыт призлы урыннар яулап кайталар. Шулхәтле ризыкны әзерләр өчен күпме көч, теләк, әлбәттә, сәламәтлек кирәк бит. Күп очракта алар он, май, шикәрне үз акчаларына сатып алып пешерәләр”, - диде. Ә аш-су осталары үзләре белән таныштырып: “Фестивальгә 3 көн, 3 төн әзерләндек. Элек 36 төрле ризык әзерләгән булсак, быел менә ассортиментны арттырдык. Рецептларны китап-журналлардан гына түгел, кунакка барган арада да язып алабыз. Ризыкларны дөрес итеп өстәлгә урнаштыруны инде журналлардан карап өйрәнәбез. Кайсы гына чарада катнашсак та, без әзерләгән ризыкларны халык яратып ашый. Башка милләт вәкилләре һәрвакыт бездән бавырсак сорыйлар. Аннары эремчек пилмәнен яраталар. Без эремчекне шикәрләп түгел, тоз, борыч кушып ясыйбыз”, - дип сөйләделәр. Мәүличамал апа тумышы белән Коллар авылыннан икән. Ләкин яшьлек елларында гаиләсе белән төньяк шәһәрләрендә яшәгән, лаеклы ялга чыккач, күңеле туган ягына тарткан. Тәмле итеп пешерергә аны Башкортостанда яшәүче каенанасы өйрәткән. Хәзер дә алар яңа рецептлар белән алышынып торалар икән. Ә Наилә апа Тубыл районының Вәрмәхле авылында туып-үсеп, Коллар авылына килен булып төшкән. 4 яшендә әнисез калган кызчык әтисе һәм әбисе тәрбиясендә үсә. Шуңа да ул өй хезмәтенә балачактан ук керешеп, үзе гаилә корганчыга хәтле үк уңган хуҗабикә булып өлгерә. 33-7Бүгенге көндә авылда узган туй-мәҗлесләр бу ике апаның пешергән ризыкларыннан башка үтми. Мәүличамал апа авыл ветераннар советының актив әгъзасы да әле. Соңгы елларда ул авылдашлары арасында ярышлар оештырып, “Иң яхшы йорт”, “Иң яхшы ишек алды” бәйгеләре үткәрә башлаган. “Халыкка бу бик ошый, һәркем йорт-җирләрен матурларга, төзекләндерергә омтыла. Быел да менә тиздән нәтиҗәләрне билгеләячәкбез. Яз җитүгә авыл халкы бергәләшеп өмә ясыйбыз, бәйрәмнәр уздырабыз. Бу эшебездә авылдашыбыз Фәүзия Марганова теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итә, зур рәхмәт аңа”, - дип сөйләде ул. Һәм алар үз вазифаларына керешеп, фестиваль кунакларын сыйлауларын дәвам иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836