Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Аслана күчмә мәдәният комплексы алтын яшьтәгеләрне данлады

последние и лучшие новости искусства в мире

41-7Өлкәннәр көненә багышланган “Тормыш көзе алтын булсын” өлкә акциясе кысаларында Аслана күчмә мәдәният комплексы “Күчмә клуб – алтын яшькә дан җырлый” дип аталган иҗади проект оештырды. Аларның беренче тукталышы Кулик авылында булды. Кунакларны көтеп “Күңелле кунак йорты” авыл ветераннар оешмасы “Татар табыны – кунакчыллык билгесе” дигән күргәзмә оештырганнар иде. Күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре җитәкчеләре Ильяс Бакиев белән бу чарага бик җентекләп әзерләнгәннәр: “Кыскача тарихыбыз”, “Нинди яшь идек” дип исемләнгән стена газеталары чыгарганнар, бәйрәм кунакларына буклетлар, открыткалар, юбилярларга диплом һәм медальләр әзерләгәннәр.

Өлкәннәрне данлау бәйрәме бик күңелле, җылы атмосферада үтте. Җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барган чарада озак еллар бәхетле гомер кичерүче гаиләләрне дә игътибарсыз калдырмадылар.

Тантаналы рәвештә Сәлия һәм Камил Хәйруллиннарны - бриллиант, Равия һәм Хәлит Егоровларны зөбәрҗәт туйлары белән котлап, аларга Рауды авылы хакимияте исеменнән истәлекле бүләкләр тапшырылды. “Иң кече балага” дигән спонсорлар бүләгенә 4 яшьлек Рафик Таҗетдинов, ә “Иң өлкән кешегә” дигәненә Нариман Яруллин белән Камил Хәйруллин лаек булдылар. Бәйрәм кичәсеннән халык күтәренке кәеф, рухи байлык алып, оештыручыларга рәхмәтләрен белдереп таралдылар. Билгеләнгән сәгатькә күчмә мәдәният комплексы артистлары Рауды авылына килеп җиттеләр. Өлкән яшьтәге әби-бабайларны котларга авыл хакимият башлыгы Рифхәт Басыйров, авыл ветераннар советы рәисе С.Юсупов килгәннәр иде. Юлдаш Кәбиров, Илфар Мирхәлиловның башкарган матур җырларын халык аеруча яратып кабул итте. Авыл өлкәннәренең актив булулары, аларның бай фантазияләре бигрәк тә сокландыргыч. “Татар табыны – кунакчыллык билгесе”, “Түтәлдән гигант яшелчә” күргәзмәләренә бәя бирүче жюри әгъзаларына иң уңган хуҗа-хуҗабикәләрне сайлап аласы бер дә җиңел булмады. Шул сәбәпле катнашучыларның һәркеменә бүләкләр бирелде.

1 октябрь көнне алар Бумаер авылы өлкәннәрен Аслана мәдәният үзәгендә котладылар. Тәбрикләү сүзләре белән Илгиз Хәйруллин чыгыш ясап, фидакарь хезмәт, үрнәк гаилә тормыш юлын узган якташларына сәламәтлек, озын гомер, бәхетле картлык теләде.

Чара матур җыр-биюләр, уен-ярышлар белән үрелеп барды. Бәйгеләрдә катнашучыларга бүләкләр бирелде, бай табында чәй эчү, үзара аралашып хәлләр белешү, сөйләшүләр белән тәмамланды. Шул ук көнне Калмаклар авылы клуб-китапханәсендә “Минем елларым – минем байлыгым” дигән концерт оештырылды. Өлкәннәрне Аслана авыл хакимият башлыгы Илгиз Хәйруллин, авыл ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова котладылар. Үзләренең изге теләкләре, матур җыр-моңнары белән кунаклар каршында Роберт Сабиров, Юлдаш Кәбиров чыгыш ясадылар. Бәйрәм табынында күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре төрле уеннар, ярышлар уздырып, ягымлы сүзләр, игътибар күрсәтеп якташларының кәефләрен күтәрделәр. Актив ялга сагынган Кактамак, Калмаклар авыллары өлкәннәре, бигрәк тә гармунчы Сәйфулла Мирхәлиловка, тынгы бирмәделәр. Әмма оста гармунчы бер дә сынатмады, гармунында бию көйләрен сыздырып якташларын биетте. Алар шундый бәйрәм оештырган өчен күчмә мәдәният комплексына олы рәхмәтләрен белдерделәр. 4 октябрь көнне “Зирәклек көне белән” дип аталган концерт Күлавылда узды. Чит регионнарда үзләрен таныткан “Тамаша” (җитәкчесе Ильяс Бакиев) фольклор ансамбле өйдән-өйгә йөреп өлкәннәрне котлап, сәхнәләштерелгән кызыклы күренешләр, матур җырлар, биюләр башкардылар. “Күчмә клуб – алтын яшькә дан җырлый” проекты үзенең каршына куйган максатына ирешеп, якташларына шатлык-сөенечләр, күтәренке кәеф, рухи байлык, ел буена искә алып сөйләрлек якты мизгелләр бүләк иттеләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836